Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән балалары олыларны юлда сак йөрергә өндәде

Район үзәге урамнарында балалар автомашиналарны туктатып, аларны йөртүче олыларны юлларда сак йөрергә өндәде. Юлда йөрү кагыйдәләрен искәртүче язу - "памятка"ларны укучылар җәяүлеләргә дә тараткан. Дөрес, аларга бу гамәлне башкарырга ЮХИДИ инспекторлары булышты. Ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелүче Халыкара юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында Чирмешән лицее һәм 1 нче мәктәп...

Район үзәге урамнарында балалар автомашиналарны туктатып, аларны йөртүче олыларны юлларда сак йөрергә өндәде. Юлда йөрү кагыйдәләрен искәртүче язу - "памятка"ларны укучылар җәяүлеләргә дә тараткан.

Дөрес, аларга бу гамәлне башкарырга ЮХИДИ инспекторлары булышты. Ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелүче Халыкара юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында Чирмешән лицее һәм 1 нче мәктәп укучылары күккә шарлар да очырган. Бу да, үз чиратында, кагыйдәләргә, юлда йөрүгә игътибарны җәлеп итүнең бер чарасы.
Быел район юлларындагы һәлакәтләрдә 8 кеше үлде. Җәен Кара Чишмә янындагы олы фаҗига аркасында берьюлы өч ир-ат якташыбызның гомере өзелеп, якыннары хәсрәтле булды. Тагын дүрт авариядә, безнең район юлларында үлемгә дучар булган биш кешенең барысы да күршеләребез - Нурлат районыныкылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан