Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Нәүрүз бәйрәме Лашманда үтә

Нәүрүз Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка, төрки халыклар яшәүче илләрдә бик борынгыдан килгән - Яңа елны кар­шылу бәйрәме ул. Нәүрүз фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә "яңа көн" дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Нәүрүз язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә....

Нәүрүз Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка, төрки халыклар яшәүче илләрдә бик борынгыдан килгән - Яңа елны кар­шылу бәйрәме ул.

Нәүрүз фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә "яңа көн" дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Нәүрүз язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә.
Нәүрүзне соңгы елларда бездә дә билгеләп үтә башладылар. Үзбәкстан, Таҗикстан якларында Нәү­рүз аеруча зур бәйрәмнәрнең берсе.
Инде 20 еллап Чирмешәндә яшәүче үзбәк егете Әдһәм Корабаев Нәүрүзнең нинди олы бәйрәм икәнен онытмый, аны үзләре дә гаиләләрендә билгеләп үтәләр, телевизордан, Интернеттан бәйрәм ча­раларын карыйлар. Әд­һәм бу хакта газета укучыларга да сөйләде.
-Нәүрүз бәйрәмен телевизордан караганчы яки кеше сөйләгәнен тыңлаганчы, Ташкент шә­һәренә барып карарга кирәк.
Бәйрәмдә пешерелә торган төп аш - сумалак. Аны, ботканы пешерү өчен үрдерелгән бодай, он, май, һәм су кирәк. Сумалакны зур казаннарда хатын-кызлар әзерли. Аны бик озак пешерергә. Гадәттә, сумалакны елга бер генә әзерлиләр. Әз-әзләп булса да, бөтен кешегә тараталар. Аны әзерләүдә һәркем үз өлешен кертергә тырыша, нәрсә булса да алып килә. Хәтта аерым оешмалар да сумалак пешереп коллектив белән бәйрәм итә. Аны пешерүнең үз сере бар, теләсә кем тәмле итеп әзерли алмый. Үзебезнең пешереп караган бар, тик алай ук тәмле булмады, ә менә туган яктан күчтәнәчкә җибәрелгән сумалакны бик тәмләп ашыйбыз.
Үзбәкстанда Нәүрүз, гадәттә, өч көн бәйрәм ителә, өч көн ял була. Зур мәйданда концерт бара, уеннар, ат чабышлары оештырыла. Пылау, шашлык, җәймә пешерәләр. Кешеләр бер-берсен Яңа ел башлану белән котлыйлар, изге теләкләр телиләр.
Үзбәк кызы Соломат Солаеваның Чирмешәнгә кайтуына әле 7 генә ел. Үзбәкстанда үтүче Нәүрүзне ул да сагынып искә ала. Бәйрәмнең төп ашы - сумалакны үзе дә пешерә. Үткән ел Нәүрүздә дусларын шул ризык-ботка белән сыйлаган ул.
Быел районда Нәүрүзне 21 мартта Лашманда билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм 10 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Нәүрүз бәйрәме лашман