Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Бердәм Россия" нең Чирмешән бүлекчәсе сафларын ныгыта

"Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең егерме өченче конференциясендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. -Моңа кадәр барлык авыл җирлекләрендәге башлангыч партия бүлекчәләрендә дә узган җыелышлар җитди мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итте, - диде үзенең чыгышында "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров. - Без җирле үзидарә...

"Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең егерме өченче конференциясендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр.


-Моңа кадәр барлык авыл җирлекләрендәге башлангыч партия бүлекчәләрендә дә узган җыелышлар җитди мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итте, - диде үзенең чыгышында "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров. - Без җирле үзидарә органнары белән районның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту өстендә бергәләп эшлибез.

Партия проектының күпчелеге безнең район территориясендә дә тормышка ашырыла. Авыл җирлекләрендә юллар шомара, мәгариф, мәдәният объетлары ремонтлана, суүткәргечләр сузыла. Агымдагы елда гына да районда 57 объектта төзелеш эшләре башкарылган һәм башкарыла.

"Бердәм Россия" сәяси партиясе бүлекчәсе 1280 партия әгъзасын берләштерә. Ел ахырына кадәр партия әгъзалары егерме бишкә артачак.

Конференциядә әлеге партиянең җирле сәяси советының составы яңарды, яшерен тавыш бирү юлы белән, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов совет составына сайланды. Шәхси гаризасы нигезендә, Ирек Нуртдинов бу советта эшчәнлеген туктатты.

Бердәмроссиялеләрнең Татарстан төбәк бүлекчәсенең ХХVII конференциясенә делегатлар да сайланды. 2 декабрьдә ул чарада безнең районнан Фердинат Дәүләтшин һәм Светлана Әхтәмовалар катнашачак.

Конференция ахырында башлангыч бүлекчә тарафдары Габделбарый Галиевка, партия тормышында актив эшчәнлек алып барганы өчен, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, башлангыч бүлекчә әгъзалары Рушания Әхмәдуллина һәм Шәүкәт Гатинга сәяси партиянең башкарма комитеты төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Андрей Кондратьев, үзәк китапханә директоры Рузилә Минхәеровага һәм аның коллективына җирле бүлекчәнең секретаре Фердинат Дәүләтшин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Автор фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасына әлегә 2000 карточка тутырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ныгыта сафларын Чирмешән бүлекчәсе Бердәм Россия