Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшәү белән үлем арасында реанимациядә ятучылар янына керергә рөхсәт итәчәкләр

Яшәү белән үлем арасында реанимациядә ятучылар янында даими булырга яки кереп авыруның хәлен белергә рөхсәт ителәчәк. РФ Дәүләт Думасы депутатлары бу хокукны кануни нигездә беркетергә тели. РФ "Сәламәтлек саклау нигезләре турында"гы Законга үзгәрешләр кертелсә, хастаханәләрнең реанимациясендә яки интенсив терапия бүлмәләрендә яткан авыруның янына аның якыннары керә алачак. Бу рөхсәт чирле...

Яшәү белән үлем арасында реанимациядә ятучылар янында даими булырга яки кереп авыруның хәлен белергә рөхсәт ителәчәк.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары бу хокукны кануни нигездә беркетергә тели. РФ "Сәламәтлек саклау нигезләре турында"гы Законга үзгәрешләр кертелсә, хастаханәләрнең реанимациясендә яки интенсив терапия бүлмәләрендә яткан авыруның янына аның якыннары керә алачак.
Бу рөхсәт чирле балаларның әти-әниләренә яки хокукый вәкилләренә кагыла. РФ Дәүләт Думасының "Справедливая Россия" депатуты Николай Герасименко аңлатуынча, реанимациядәге авыру янына керүне закон тыймый, әмма хастаханәгә керү-кермәү тәртибен һәр медицина оешмасы үзе хәл итә. Практика шуны күрсәтә: бер җирдә дә реанимациягә чит кеше үтеп керә алмый. "Үлем тырнагы астыннан чыга алмыйча азапланган балалары янына әнисен дә, әтисен дә кертмиләр. Баласы янында була алмыйча күпме ата-ана өзгәләнә. Бәлки, бу аларның бергә булуның соңгы көннәре, мизгелләредер?! Бәлки, әнисе янында булса, чирле балага җиңелрәк булыр һәм ул савыгыр иде?! Якын кешеләргә реанимациягә керүне законлаштырырга кирәк", - дип аңлата депутат. Аның фикеренчә, ата-ананы бала янына кертмәү җәмәгатьчелектә ризасызлык тудыра, бу дәвалауның нәтиҗәсен дә киметә. Документта, бала ничә яшьтә булуына карамастан, аның белән бергә стационарда тагын бер кешесе булырга рөхсәт ителүе һәм моның өчен бернинди дә түләү алынмавы искәртелгән. Аларга йокларга урын бирелергә, ашау белән тәэмин ителергә тиеш, дип язылган.
Шуны да искәртергә кирәк: чит илләрнең күбесендә стационар медицина ярдәмен алган, шул исәптән реанимация, интенсив терапия бүлмәләрендә яткан авыру бала янында булырга аның әти-әнисенә рөхсәт ителә.
http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дәүләт Думасы реанимация