Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Туймәттә бер ир-ат балигъ булмаган кызын кыйнаган

01 10 июньдә Лашман авылындагы бер йортта мунча яна башлаган. 135 нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәбе -электр үткәргечләрендә кыска ялганыш барлыкка килү. 02 8нән 15 июньгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 45 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Балигъ булмаган кызына кул күтәргән өчен Туймәттә яшәүче берәү...

01 10 июньдә Лашман авылындагы бер йортта мунча яна башлаган. 135 нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәбе -электр үткәргечләрендә кыска ялганыш барлыкка килү.

02 8нән 15 июньгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 45 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Балигъ булмаган кызына кул күтәргән өчен Туймәттә яшәүче берәү җаваплылыкка тартылган. Ә Иске Элмәле кешесе үз анасына кул күтәргән.
Иске Үтәмештә яшәүче бер ир-ат анасына карата хулиганлык гамәлләре кылган.
Бер атнада районда 7 юл-транспорт вакыйгасы булган (зыян күрүчеләр юк), 4 кеше кесә телефоннарын югалту сәбәпле мөрәҗәгать иткән, корал саклау кагыйдәләрен бозуның һәм кеше милкенә зыян салуның берәр факты ачыкланган. Аек булмаган килеш руль артына утырган ике шофер тоткарланган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 105, участок инспекторлары 8 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 12-13-14 июнь көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 56 чакырту һәм шулкадәр үк мөрәҗәгать итү кергән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, 7 кеше көнкүрештә җәрәхәт алу, 7 кеше йогышлы авыру уңаеннан мөрәҗәгать иткән.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр. Хәбәр әлеге хезмәт диспетчерлыгыннан алынды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Хәбәрләр