Хәбәрләр тег белән яңалыклар
-
Иске Үтәмештән машина йөртүче автоинспекторларга исерек килеш өченче тапкыр эләккән
Апрель аеның беренче атнасында районда янгыннар булмаган.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Нәхтимә әбигә 99 яшь тулды Лашман авылының иң өлкән кешесе Нәхтимә әби Зыятдиновага гыйнвар аенда 99 яшь тулды. Ул бүген кызы Саимә Шәйхетдинова тәрбиясендә яши. Әбинең, олы яшендә булуына карамастан, исәнлеге Аллага шөкер, дөрес, аягы сынган булган, әле төзәлмәгән, шуңа йөри алмый икән, ә зиһене яхшы, намазны да калдырмый әле...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Фельдшер "өй туе" уздырачак Тиздән Урманасты Үтәмештә модульле яңа фельдшер - акушерлык пункты ачылачак, ул инде әзер дип була. Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов әйтүенчә, биредә мебель кайтарып урнаштырасы һәм кайбер документларны әзерләп бетерәсе генә калган. Кызлар футболны яхшы уйный Бәркәтә мәктәбенең кызлар командасы мини - футбол буенча...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Укучылар саны кимеми Түбән Кәминкә төп мәктәбендә 43 укучыга 12 укытучы белем бирә. 1 класста 3 бала укый. 9 классны 1 укучы тәмамлаячак, киләсе уку елында 1 класска 4 бала килүе көтелә. Беренче сабый - Гафуровларда Бәркәтә авылында бу елның беренче сабые гыйнвар ахырында дөньяга килгән. Диләрә һәм Динар Гафуровларның...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Беренче бәйгедә - призерлар рәтендә Чирмешән лицееның 10нчы класс укучысы Рәйханә Мәслахетдинова (укытучысы - Гөлүсә Закирова) рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында республикада призерлар рәтендә. Гомумән, республикада фән олимпиадалары әле башланды гына. Безнең укучылар 12 фән буенча сынау тотачак. Авылларда погонлы Кыш бабай йөрде Районның полиция хезмәткәрләре авыр хәлдә...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Балалар мәйданчыгы буш тормый Бәркәтәдән Илһам Мусин үзләренең өйләре каршында балалар мәйданчыгы ясап куйган. Шундагы карусель - аның үз эше, әле махсус ясалма тау да сатып алганнар. Җәй көне биредә авыл балалары рәхәтләнеп уйнаганнар. Искекадилыларның үз шугалаклары бар Иске Кади яшьләре инде бер айдан артык мәктәп янындагы шугалакта алка куа....
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Бизнес-тренерлар белән очрашуга чакыралар 2016 елның 2 декабрендә район мәдәният йортында (Чирмешән авылы, Титов урамы, 1) профессиональ бизнес-тренерлар командасы, уңышлы эшмәкәрләр, салым законнары, юриспруденция һәм сатып алу эшчәнлеге экспертлары, шулай ук Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау үзәге хезмәткәрләре очрашуы үткәрелә. Чара сәгать 11дә башлана. Лампочкалар фото-реле аша кабына 45 йортлы, 86...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Ветераннар сафы сирәгәя Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 19 ветеран яши. Аларның сафы елдан - ел сирәгәя бара. Күптән түгел генә Яшәүче поселогында быел 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Хәниф Сөләймановны соңгы юлга озаттылар. Югары Чегодай авылында да хәзер инде бер генә ветеран - Габделхак Җиһаншин гомер кичерә. 1919нчы елгы...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Игътибар - балалар 26 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясенең өченче этабы узачак. Аның кысаларында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре мәгариф оешмалары белән берлектә мәктәпләрдә очрашулар, әңгәмәләр үткәрәләр, ата - аналар чыгыш ясыйлар. Акция дәвам иткән көннәрдә хокук саклаучылар машина йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларына, автотранспортта балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә,...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Йомшак җиһаз комачауламас Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов Өлкәннәр көне уңаеннан өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатына зур бүләк ясаган. Ул биредә яшәүчеләргә йомшак мебель алу өчен акча күчергән. Хәзер йорт - интернатның ял итү бүлмәсендә ике яңа диван куйганнар. Хаҗилар белән очрашабыз Чирмешән мәчетендә хаҗилар белән очрашу...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Техникумның үз тулай торагы булачак Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентлары өчен үзгәртеп корылган тулай торакта ремонт эшләре күптән тәмамланган. Бирегә җиһазлар кайтарып, документ эшләрен генә башкарасы калган. Элеккеге санитар күзәтчелек үзәге бинасы үзгәртеп корылган тулай торак 50 кешегә исәпләнгән. Кадетлар сынатмаган "Яшь армиячеләр, алга!" хәрби - спорт уенының төбәк...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Егетләр армиягә әзерләнә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Бүген 140 егет медицина комиссиясе үтәргә әзерләнә. Хәрби врачлык комиссиясеннән соң 50ләп егет көзге чакырылышта хезмәткә китәчәк. Язын-җәен 35 якташыбыз солдат итекләре кигән. Яшьләр мәйданчыгын ремонтлыйлар Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында үзгәртеп кору эшләре башланды. Биредә иске брусчатканы сүтеп, конфигурациясен үзгәртеп...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Ут белән шаяручыларга - штраф Быел район үзәгендәге янгын часте хезмәткәрләрен, "пожар" дип, 10 тапкыр ялганлап чакырганнар. Соңгысында, "кызыл машиналар" Светлогорскига кадәр үк бушка барып кайта. Ульяновкадан да бер машинаны кузгатырга туры килә. Закон буенча, янгын турында ялган хәбәр бирүчеләргә 1000-1500 сум штраф җәзасы каралган. Бүләккә - УАЗ Урманчыларның һөнәри...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Руханины искә алганнар Иске Котыш авылында балалар православ рухание Константан Сергеев атып үтерелгән урынга велосипедлар белән барып зиярәт кылдылар. Мәрхүм үз заманында шушы авыл чиркәвендә настоятель булып хезмәт иткән. Рухани 1918 елда кызыллар отряды тарафыннан атып үтерелә. Өлкәннәрне Президент котлый Бу елның җиде аенда районда 28 кешене 90-95 яшьлек юбилейлары...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Авыл җирлекләре "өй туйлары" уздырачак Мордва Афонькәсендә республика программасы нигезендә авыл җирлеге Советы өчен административ бина төзелә. Бүген биредә эчке эшләр бара. Бинаны быел файдалануга тапшырырга тиешләр. Мәктәп бинасында урнашкан Бәркәтә авыл җирлеге Советы бүлмәләрендә дә капиталь ремонт төгәлләнеп килә: эчке эшләр беткән диярлек, керү ишекләрен алмаштырасы гына калган. Кияү...