Полиция хезмәткәрләре Үзбәкстанда туган 44 яшьлек Рафаиль Батиршинның каннабиса (марихуана) сатуын фаш итәләр. 5 грамм шушы наркотик матдәне сатып, ул 500 сум "акча эшли" һәм моның өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы ала. Дөрес, район суды җәзаны шартлы рәвештә, өч ел сынау срогы белән бирә. Бу вакыт аралыгында Рафаил...
Полиция хезмәткәрләре Үзбәкстанда туган 44 яшьлек Рафаиль Батиршинның каннабиса (марихуана) сатуын фаш итәләр.
5 грамм шушы наркотик матдәне сатып, ул 500 сум "акча эшли" һәм моның өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы ала. Дөрес, район суды җәзаны шартлы рәвештә, өч ел сынау срогы белән бирә. Бу вакыт аралыгында Рафаил кырын эшләр белән башка шөгыльләнмәвен дәлилләргә тиеш.
Суд - психиатрия экспертизасы Батиршинның психоактив матдәләргә бәйлелеген аныклаган, димәк аңа наркоманиядән дәваланырга туры киләчәк.
Нет комментариев