Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Котышта яшәүче ир-атлар урлаган шикәр татлы булмаган

Иске Котышта яшәүче ике ир - ат, исерек баштан, су буена ялга туктаган машина арбасыннан шикәр комы урлыйлар. Август аеның караңгы төнендә Сергей Семаев белән Владимир Христоферов авыл янәшәсендәге буа янында "МАЗ" машинасын күреп алалар. Авыл кешесе кызыксынучан инде ул. Якташларыбыз да машина йөртүчене борчып тормыйлар, әрҗәдәге йөкне үзләре генә...

Иске Котышта яшәүче ике ир - ат, исерек баштан, су буена ялга туктаган машина арбасыннан шикәр комы урлыйлар.

Август аеның караңгы төнендә Сергей Семаев белән Владимир Христоферов авыл янәшәсендәге буа янында "МАЗ" машинасын күреп алалар. Авыл кешесе кызыксынучан инде ул. Якташларыбыз да машина йөртүчене борчып тормыйлар, әрҗәдәге йөкне үзләре генә "карыйлар". Шикәр комы хуҗалыкта комачауламас, дигән фикер белән, озак та уйламыйча, 67 төргәкне үзләштерергә ниятлиләр. Айнык булсалар, бәлки мондый адымга бармаслар да иде, ләкин "исереккә диңгез тубыктан", диләр. Угрылар ерак та китә алмыйлар, аларны йөкнең хуҗасы күреп ала. Шулай итеп төнге сәяхәт район суды эскәмиясендә тәмамлана, җинаятьчеләргә мәҗбүри эшләргә җибәрү җәзасы бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Котыш авылы район суды