Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Сабан туе аракы эчү бәйрәме түгел

Быелгы Сабан туйларының кайчан үтәсе мәгълүм инде. Татарстан Президенты Указы белән язгы кыр эшләренә йомгак авыл һәм район үзәкләрендә 7,8 июньдә ясалачак. Милли бәйрәмебезне оештыру мәшәкатьләре башланды да. Әмир Могыйзов (муниципаль район башлыгы киңәшчесе, Татар-башкорт көрәше федерациясенең район бүлеге җитәкчесе): - Район Сабан туе уза торган мәйдан һәм аның тирәсен...

Быелгы Сабан туйларының кайчан үтәсе мәгълүм инде. Татарстан Президенты Указы белән язгы кыр эшләренә йомгак авыл һәм район үзәкләрендә 7,8 июньдә ясалачак. Милли бәйрәмебезне оештыру мәшәкатьләре башланды да.

Әмир Могыйзов (муниципаль район башлыгы киңәшчесе, Татар-башкорт көрәше федерациясенең район бүлеге җитәкчесе): - Район Сабан туе уза торган мәйдан һәм аның тирәсен җыештырырга керештек. Бу көннәрлә урманчылар бригадасы һәм физкультура - савыктыру комплексы хезмәткәрләре корыган һәм кипкән агачларны кисә. Мәйданнарны тырмалап, үләннәрне дә ашладык. Биредә трибуналарда буяп яңартасы урыннар байтак. Ат чабышлары уздырыла торган ипподромга да кул тидерергә кирәк.
Сабан туена керү юлы уңаендагы чишмәнең суы югалган иде. Хәзер торбадан бераз су килә башлаган. Бәйрәмгә нефтьчеләр чишмәнең алгы ягын тагын төзекләндерәчәк. Бу хакта килешенде инде.
Сабан туеның төп бизәге - көрәшне үзебезнекеләр, кайчандыр үзләре үк мәйдан тоткан егетләр хөкем итә. Читтән килгән көрәшчеләрне кире бормыйбыз. Иң мөһиме - матур итеп, хәрәмләшмичә генә бил алышсыннар.
Сабан туен уздырышуда быел да иганәчеләребез ярдәменә өметләнәбез. Халык рәхәтләнеп күңел ачсын өчен эшмәкәрләребез - Булат Латыйпов, абыйлы-энеле Плехановлар, Риаз Шәрифуллин, инде мәрхүм Мингариф Шакиров һәм башка егетләребез-кызларыбыз ел да диярлек матди ярдәмнәреннән ташламадылар. Бәйрәмдә булышуларын сорап, нефть компанияләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Кире бормыйлар - аларга да рәхмәт.
Рәфис Мингулов (Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы): Безнең җирлектә Сабантуй Иске Үтәмештә һәм Урманасты Үтәмештә дә уза. Бер көнне оештырылучы бәйрәмнең икесен дә күрсеннәр өчен, чараның берсен төшкә кадәр башлыйбыз, икенчесе бераз соңрак үтә.
Сабан туеның чыгымнарын бездә дә авылда һәм читтә яшәүче эшмәкәрләребез күтәрешә. Алар бүләкләр өчен акчасын бирә, артистлар чакыра. Әйтик, узган ел Урманасты Үтәмештә җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Иске Үтәмештә якташыбыз Искәндәр Биктаһиров халкыбызның күңелен күтәрде. Көоәш батырларына сарыкларны исә ел да "Үтәмеш" җәмгыяте бирә.
Хәбир Ханов (Чирмешән мәчете имамы): - Сабан туе - татар һәм башкорт халкының хезмәт кешесен - игенчеләребезне олылау бәйрәме. Анда хәзер башка милләт вәкилләре дә рәхәтләнеп ял итә, күңел ача, бәйгечеләргә көч биреп тамаша кыла.
Минем бер генә теләгем, елдагыча, Сабан туенда алкогольле эчемлекләр сатылмасын иде. Башына түбәтәй кигән исерекләр матур йолабызны пычратмасын. Андыйлар өчен оят була.
Наталья Юрина (2 нче Чирмешән мәктәбе директоры): - Мин Сабан туен бик яратып карыйм. Шунысы яхшы, хәзер ат чабышларын күзәтеп була. Әлеге узышлар тәмамланмыйча, мәйдандагы тамашаларны башламыйча торулары да җайлы. Чөнки соңгы елларда Сабан туе аеруча матур, затлы башланып китә. Авыл җирлекләре куючы милли өйчекләр үзенә күрә бер бизәк. Монысын да яхшы уйлаганнар. Элек Кадидан кәмит алып киләләр иде, былтыр әллә мин генә күрмәдемме - карусель юк иде. Балалар бик ярата бит аны.
Дөресен генә әйткәндә, Сабан туенда "бәйләнергә" урын юк сыман. Бәйрәм рухы бар, кибетләр эшләп тора. Сәхнәдә барлык милләт халкы да җырлый, бии. Уеннарны оештыралар, бүләген бирәләр - тагын нәрсә кирәк инде. Бер ошамаган нәрсә - тамаша вакытында халыкның трибуналар алдыннан һәм мәйданда кирәксә - кирәкмәсә дә анда-монда йөреп торуы. Ялгышмасам, трибуналар артыннан да йөреп була. Полиция хезмәткәрләре бу юнәлештә таләпчәнрәк булсын иде. Алып баручылар гына мәйданда тәртип сала алмыйлар.
Әйтергә онытып торам, безнең мәктәпне бик күп көрәшчеләр тәмамлады. Хәзерге укучыларыбыз да бил алыша. Мин аларга ел да көч биреп утырам.
Булат Латыйпов (эшмәкәр): - Минем туган авылым Чумачкада да мәрхүм абыем Яхъя Латыйпов милли бәйрәмебезне кабат оештыра башлаган иде. Аннан абыйлы-энеле Исмәгыйль һәм Фәрит Дәүләтшиннар берничә ел шушы мәшәкатьләргә алынды.
Сабан туе авылдашларны очраштыру, аралаштыру чарасы да. Бәйрәм кызык үтсен, бүләкле булсын өчен без дә инде көчебездән килгән кадәр матди яктан булышырга тырышабыз. Сабан туе уздыру ансат эш түгел бит ул. Шуный өчен оештыручыларга рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Сабантуй

2
X