Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр бәйрәмгә популяр артистларны көтә

Быел район, авыл Сабантуйлары гадәттәгедән бераз соңрак уздырыла. Ул Рамазан ае узгач, 1-2 июль көннәренә планлаштырылды. Шулай да санаулы көн тиз узар, аңа әзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк. Ә оештыру эшләре вакытында халык фикере, тәкъдимнәре дә ярап куя. Сорашуыбыз шул хакта. Рәмилә Мингалимова (Бәркәтә авылы): - Сабан туен һәр елны...

Быел район, авыл Сабантуйлары гадәттәгедән бераз соңрак уздырыла. Ул Рамазан ае узгач, 1-2 июль көннәренә планлаштырылды. Шулай да санаулы көн тиз узар, аңа әзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк. Ә оештыру эшләре вакытында халык фикере, тәкъдимнәре дә ярап куя. Сорашуыбыз шул хакта.


Рәмилә Мингалимова (Бәркәтә авылы): - Сабан туен һәр елны көтеп алабыз, авыл бәйрәменә дә, Чирмешән Сабан туена да бармый калган юк. Быел менә июньдә ураза булу сәбәпле ул июльдә узачак. Бәркәтәдә инде бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды, апрель аенда ук егетләр сөлге җыйды. Ир-атлар көрәшне үз итсә, мин үзем концерт номерларын яратып карыйм. Сабантуен "күтәреп җибәрү" өчен республиканың танылган артистлары килсә яхшы булыр иде. Кайбер кечкенә авылларга да республика җырчыларын чакыралар, авыл халкы аларны сирәк күрә бит, менә бу Сабан туена зур бүләк булыр иде.

Ләйсән Глюмова (Чирмешән авылы): - Без гаилә белән Сабан туеның төп уены - көрәшне, шулай ук ат чабышларын да яратып карыйбыз. Элек ат чабышларын күзәтеп булмый иде, хәзер аны рәхәтләнеп карарга була. Гомумән, барлык уеннар да бик матур оештырыла.

Гөлшат Мингатина (Керкәле авылы): - Мин Чирмешән Сабан туеның ачылу тантанасын карарга яратам, аны шундый матур итеп оештыралар, үзешчән артистларыбызның осталыгына сокланырлык. Көрәшне дә ахырына кадәр карарга тырышам. Район Сабан туена да, авылларга да республика җырчыларын чакыру җаен тапсалар яхшы булыр иде. Танылган җырчылар белән якыннан очрашу халыкның кәефен күтәреп җибәрә бит.

Резеда Локманова (Иске Кади авылы): - Сабан туен дуслар, туганнар, классташлар очрашуы белән тиңләр идем. Авылларда да Сабан туй бәйрәмен елдан-ел яхшырак оештыралар. Монда мәдәният хезмәткәрләренең, мәктәп укучыларының тырышлыгы зур. Авылларыбыз гына кечерәя. Ат чабышларына игътибарны арттырасы иде. Безнең Иске Кади авылына элек танылган, популяр татар җырчылары күп килде, соңгы елларда гына авылыбызның үзешчән артистлары чыгышы белән чикләнәбез. Яшьләр кичке Сабантуйны да көтә. Аннан соң милли бәйрәмебездә татар халык ашлары күбрәк сатуга чыгарылса яхшы булыр иде.

Рәзилә Шәрифуллина (Туймәт авылы): - Сабан туе күмәк күңел ачуга гына әйләнеп калмасын иде, ул чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, көрәш кебек милли уеннар булганда үзенең дәрәҗәсен югалтмый. Хәзер авылларда көрәш "сыек" инде, малайлардан кала келәмгә чыгучылар юк. Шуның өчен Чирмешән Сабан туенда ахырга кадәр утырып, иркенләп көрәш барышын карарга яратам. Мәйданыбыз бик җайлы итеп эшләнгән, тамашачыларга яңгыр да, кояш та комачауламый. Республиканың популяр артистлары да килсә Сабан туебызның дәрәҗәсе тагын да күтәрелер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined