Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Югары Чегодай кызы Илүзәнең электрон Коръәне бар

Балалар арасында "Исламны иң яхшы белүче" бәйгесенең райондагы җиңүчеләре - барысы да кызлар. Иң-иңнәргә дип әзерләнгән бүләкнең берсен - кармакны да алар алган. -Мондый ярышлар республика күләмендә һәр районда диярлек узды. Балалар алтмышар сораулы биремнәрне, биш вариантка бүленеп, язма рәвештә эшләделәр. Аның җиңүчеләре җәен Болгар шәһәрендә узачак дини олимпиадада катнашачак,-...

Балалар арасында "Исламны иң яхшы белүче" бәйгесенең райондагы җиңүчеләре - барысы да кызлар. Иң-иңнәргә дип әзерләнгән бүләкнең берсен - кармакны да алар алган.

-Мондый ярышлар республика күләмендә һәр районда диярлек узды. Балалар алтмышар сораулы биремнәрне, биш вариантка бүленеп, язма рәвештә эшләделәр. Аның җиңүчеләре җәен Болгар шәһәрендә узачак дини олимпиадада катнашачак,- ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов.
Бәйгечеләр арасында Ислам хакында иң күп белүче дип Илүзә Мөхәммәтшина танылган. Хәзер Югары Чегодай авылы кызының республиканың "Закәт" фонды биргән электрон Коръәне дә бар. Шәп бүләк: изге китап сурәләре 15 телгә, шул исәптән татарчага да тәрҗемә ителгән, ди.
Ә икенче урынга чыккан Дилә Галәүтдиновага исә ( Түбән Кәминкә) кыйммәтле бадминтон уены җыелмасы бирелгән. Оештыручылар җиңүчеләр арасында малайлар да булыр дип, бүләккә яхшы кармак та җибәргәннәр, тик аңа да кыз бала лаек булган. Балыкчылар коралына Бәркәтәдән Алисә Әхмәтҗанова ия.
Район мөхтәсибәте, Чирмешән мәчете җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашкан барлык 43 баланы үз бүләкләре, тәм-томлы табын белән сөендергән.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай Чирмешән мәчетендә Хабир хәзрәт