Югары Чегодай тег белән яңалыклар
-
Югары Чегодайда Хөснулла ахун Баһаутдин укулары узачак
25 мартта Югары Чегодай авылы мәдәният йортында мәдәният галиме, педагог Хөснулла ахун Баһаутдин укулары узачак. Татарстаныбызның танылган тарихчылары Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таиров һәм башка тарихчылар катнашындагы конференциянең темасы "Киләчәкнең тамырлары - үткәннәрдә һәм бүгенгедә" дип атала. Хөснулла ахун Баһаутдинның тамырлары Югары Чегодай авылына барып тоташа. Сәгать 10да башланачак әлеге конференция...
-
Эх! Яшәүләре ни тора?!
38 ел элек (1977-1978 еллар) без Иске Үтәмеш урта мәктәбен тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралыштык. Мәктәптә Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай, Иске Сережкино авылларыннан да килеп укыдылар. Без быел юбилярлар, безгә 55 яшь. Хисләремне шигырь юллары белән дәвам итәм. 55 ел үтеп киткән Сизми-сиздерми генә, Тормыш юлын безнең кебек Матур үтәр кем...
-
Югары Чегодайдан “матур Мәрьям” әбигә 90 яшь тулды
Өлкәннәр белән сөйләшеп утырганда аларның үз - үзләрен тотышына, тыйнаклыгына һәм ихласлыгына сокланып куясың. Сугыш һәм сугыш арты авырлыкларын күреп, гомере буе бил бөгеп үткәрүгә карамастан, алар гади булып кала алалар. Югары Чегодай авылында туып үскән, шунда гомер иткән Мәрьям әби Назыйрова да шундыйлардан. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Мәрьям...
-
Югары Чегодай эшкуарлары кыш буе суган кыягы сатканнар
Урамда суык, кар-буран, ә Югары Чегодай авылында Омаровлар теплицасында кыш буе яшел суган (кыягы) үсә. Бүген алар атна саен 100 килограмм яшел тәмлеткечне җыеп, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай шәһәрләренә базаларга илтеп бирәләр. Омаровлар теплицада яшел суганны май аена кадәр үстерәләр. Әлеге яшелчә янәшәсендә киштәләрдә меңләгән стакан тезелеп киткән, аларда редиска,...
-
Иске Үтәмештә халык яхшы юллар сорады
Мәдәният йортлары арасында Югары Чегодай клубы бинасы районда иң шыксызның берсе булып калды. Монда капиталь ремонт таләп ителә. Әлеге торак пункт та кергән Иске Үтәмеш авыл җирлеге җыенында җитәкчеләргә халыкның шушы үтенече хакында да әйттеләр. Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов сүзләренчә, берничә ел элек Югары Чегодай авылы мәдәният...
-
Югары Чегодайда яшәүче Мәхрүзә әби Исмәгыйлева 90 яшендә дә җырлап юана
Бүген Мәхрүзә әби гадәттәгедән дә иртәрәк торган. Әле бәлешкә бәрәңге дә арчышкан. Кызлары белән бергә, кунакларга табын көйләгәннәр. -Әни көн буе әкрен генә җырлап утырды, - ди аның белән бергә яшәүче кызы Сәгадәт. - Ул бик тере, оптимист кеше, безгә урынлы, әйбәт киңәшләр бирә. Намазны калдырмый. Югары Чегодайның иң өлкән...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Югары Чегодай мәдәният йортында Яңа ел алдыннан зур бәйрәм оештырганнар. Үзенчәлекле уеннар, ярышлар, концерт күпләргә ошаган. Байтак тамашачыны бүләкләр биреп сөендергәннәр. Шундый матур кичә - тамашаны истә калырлык итеп үткәрү өчен Алсу Гафурова һәм Ләйсән Кәримова аеруча нык тырышканнар. Татарстан Республикасы беренчелегенә хоккей буенча барган ярыш кысаларында Чирмешән Боз сараеның...
-
Югары Чегодай ветеранының юбилеена өй өлгертәләр
Югары Чегодай авылыннан Габделхак Җиһаншин һәлак булган абыйсы Сабирҗанның каберен, сугыштан соң 57 ел узгач, Ленинград өлкәсендә табып шунда бара. Ә менә фронтовикның үзенә исә яудан исән-сау кайтып, 90 яшьлек юбилейларын да үткәрергә насыйп булды. Карелия фронтында укчы гаскәрләрдә сугышкан элемтәче сержант Хәмзинны (ул вакытта шул фамилия белән йөргән) өенә...
-
Югары Чегодайдан Сәгыйдулла бабай шигырен Казан институтында тапканнар
Күренекле татар язучысы, мәрхүм Ибраһим Сәлаховның архив материалларын барлаганда, Югары Чегодай авылыннан Сәгыйдулла Җиһаншинның бер шигыре табылды. Бу хакта безгә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Ләйлә Гарипова хәбәр итте. Шигырьләрне әдипкә кемнең юллавы мәгълүм түгел. Аларның бары Җиһаншин Сәгыйдулланың көндәлек дәфтәреннән алынуы һәм авторның 1985 елда вафат...
-
Югары Чегодайдан Руслан Омаров кыяр акчасына “Газель“ алмакчы
Омаровларның яшелчә теплицаларында Югары Чегодай авылының биш ир-аты үзенә эш тапкан. Эшмәкәр-бакчачы бу арада ике көнгә бер 100 килограммлап кыяр сата. Кышын исә ул яшел суган кыягыннан 400 мең сумлап керем алган. Дөрес, моңа кадәр Русланга акча янчыгын шактый бушатырга туры килә. Бакчачы әүвәл 15 кә 100 һәм 5 кә...
-
Югары Чегодай кызы Илүзәнең электрон Коръәне бар
Балалар арасында "Исламны иң яхшы белүче" бәйгесенең райондагы җиңүчеләре - барысы да кызлар. Иң-иңнәргә дип әзерләнгән бүләкнең берсен - кармакны да алар алган. -Мондый ярышлар республика күләмендә һәр районда диярлек узды. Балалар алтмышар сораулы биремнәрне, биш вариантка бүленеп, язма рәвештә эшләделәр. Аның җиңүчеләре җәен Болгар шәһәрендә узачак дини олимпиадада катнашачак,-...
-
Югары Чегодайда суган кыягыннан да акча ясыйлар
Безнең районга Үзбәкстаннан кайтып төпләнгән Омаровлар үз бакчаларында теплица ясаганнар, анда яшел суган да үстерәләр. Гаилә башлыгы Рәшит - үзбәк егете, хатыны Гүзәлнең әти-әнисе - югарычегодайлылар. Аларның авыл читендәге йортлары янәшәсендә полиэтилен белән капланган ике теплица: берсе - 20х100 метрлысы - помидор, кыяр өчен, икенчесендә - 5кә 18 метр зурлыктагысында...