Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетеннән кеше өзелми

Мөселман календаре буенча Рамазан ае бара. Мәчетләребездә һәр көнне ифтар ашлары үткәрелә, тәрәвих намазлары укыла. Шундый эссе көндә ураза тотсалар да, ифтар ашларына 100-130 кеше җыела. Яңа имамыбыз Рамил хәзрәт Ибраһимов мәчеткә килгән халыкның күңеленә үтеп керерлек итеп вәгазьләр сөйли, бик матур итеп догалар укый. Һәр кешене ачык йөз белән...

Мөселман календаре буенча Рамазан ае бара. Мәчетләребездә һәр көнне ифтар ашлары үткәрелә, тәрәвих намазлары укыла.

Шундый эссе көндә ураза тотсалар да, ифтар ашларына 100-130 кеше җыела.
Яңа имамыбыз Рамил хәзрәт Ибраһимов мәчеткә килгән халыкның күңеленә үтеп керерлек итеп вәгазьләр сөйли, бик матур итеп догалар укый. Һәр кешене ачык йөз белән каршы ала, тагын килегез, дип озатып кала. Ярдәмчеләре Ибраһим һәм Рәсүл хәзрәтләр дә матур итеп вәгазь сөйлиләр, Корьән укыйлар.
Үзләре дә ураза тоткан килеш шул кадәр кешегә табын әзерләүче апаларга (Тәслия Мөхәммәтҗанова, Римма Хәлиуллина, Кадрия Мөхәммәтшина) да зур рәхмәт, ходай исәнлекләрен бирсен.
Гөлшат Фәсхетдинова.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә имам Рамазан аенда ураза тоту хәзрәтләр