Рамазан аенда ураза тоту тег белән яңалыклар
-
Искәндәр Гарифуллин авылдашларын сыйлаган
Рамазан аеның соңгы көннәрендә, Югары Кәминкә авылының "Рәйсә" мәчетендә, авылдашлары Искәндәр Гарифуллин ифтар ашы оештырган. Бу кичтә мәчеткә 30лап бабай килгән. Үткән елны, юмарт авылдашлары ярдәме белән үткәрелгән ремонттан соң мәчеттә ашлар үткәрергә дә шартлар тудырылды. Югарыкәминкәлеләр Искәндәр Гата улына бик рәхмәтле.
-
Чирмешән стадионында - мөселманнар бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров һәм Марат Гомәров фотолары.
-
Фитыр сәдакасын күпме бирергә?
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга мәҗбүри гамәлләрдән санала. Ул мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булгач, фитырны...
-
Таҗик егете Чирмешән мәчетендә авыз ачтырган
Район үзәгендә тәрәзә пәрдәләре сату белән шөгыльләнүче Илһаметдин Икромов Рамазан аенда йөз кешелек табын көйләп авыз ачтырды. Чирмешән мәчетендә ул пешергән пылау, ул сатып алган яшелчәләр, тәм-томнар ифтар ашына килүчеләргә бик ошаган. -Үзем дә, Аллага шөкер, яшь вакыттан ук ураза тотам, намаз укыйм,- ди игелекле таҗик егете. - Кылган яхшы...
-
Чирмешән мәчетеннән кеше өзелми
Мөселман календаре буенча Рамазан ае бара. Мәчетләребездә һәр көнне ифтар ашлары үткәрелә, тәрәвих намазлары укыла. Шундый эссе көндә ураза тотсалар да, ифтар ашларына 100-130 кеше җыела. Яңа имамыбыз Рамил хәзрәт Ибраһимов мәчеткә килгән халыкның күңеленә үтеп керерлек итеп вәгазьләр сөйли, бик матур итеп догалар укый. Һәр кешене ачык йөз белән...
-
Чирмешәндә Ифтар ашы табыннары матур итеп әзерләнә
Рамазан аеның беренче көнендә ифтар ашын, гадәттәгечә, иң беренче булып Чирмешән мәчете мәхалләсе оештырган. Анда якынча 90 кеше катнашкан. Биредә искекадилылар уздырган мәҗлескә дә 100дән артык кеше килгән булган. Керкәле авылы мәхалләсе дә Чирмешәндә Ифтар ашы табыннарын матур итеп әзерләгән. -Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп,...
-
Ураза ае башлана
Уразаны буй җиткән, сау-сәламәт һәм пакъләнгән барлык мөселманнар да тотарга тиеш. Ураза тоту, бигрәк тә ул Рамазан аенда үтәлсә, ел буена кылынган гөнаһлардан арынуның бердәнбер юлы икәнлеге турында дәлил. Быел беренче тәравих намазы 5 июньдә укылачак. Уразаның беренче көне - 6 июнь. Мәчетләрдә тәрәвих 20 рәкәгать укыла. Уразаның соңгы көне...
-
Чирмешәндә гает намазы иртәнге 6да башлана
Әссәламегаләйкүм хөрмәтле чирмешәнлеләр! Сезне чын күңелдән киләсе бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы барчагызга да Үзенең зур рәхмәтен һәм бәрәкәтләрен насыйп кылсын. Тоткан рузаларыбызның нурларын Раббыбыз еллар дәверенә насыйп кылсын! Гает - гарәп теленнән ел саен кабатланып килә торган шатлыклы хәл дип тәрҗемә ителә. Хаклыкта да ул шулай булып тора. Ай буена...
-
Фитыр сәдакасы күпме булырга һәм кемнәргә бирелергә тиеш?
Рамазан аенда бирелергә тиешле фитыр, зәкят һәм фидия садакаларына кагылышлы сорауларыбызны Самар Диния нәзарәте вәкилләренә бирдек. Әлеге кызыклы сорау-җавапларны түбәндәрәк урнаштырып, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. - Нәрсә ул фитыр садакасы? Ул кемнәргә бирелергә тиеш? - Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен ай ахырында фитыр садакасы бирелә. Хәнәфи мәзһәбе буенча...
-
Рамазан ае мөбарәк булсын
Рамазан ае башлану белән район мәчетләрендә актив эш башланды. Имамнар җыелышында барлык авылларда да халык өчен күмәк ифтар үткәрү турында тәкъдим кертелде. Әлеге акция "Рамазан ае нуры" дип аталды һәм аның төп максаты - изге айда авыл халкын берләштерү һәм гореф - гадәтләрне саклап калу. Шуңа күрә һәр ифтарда эчтәлекле...
-
Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте
Рамазан аеның беренче көнендә Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте. Авыз ачарга 70ләп кеше җыелган. Мәчеткә килүчеләргә вәгазь сөйләгәннәр, бергәләп тәрәвих намазы укыганнар. Ураза дәвамында монда ифтар ашлары әле тагын оештырылачак. Кадрия Гамирова фотосы.
-
9 июль көнне Рамазан ае башлана
Рамазан аенда ураза тоту - Ислам дине әркәннәреннән, һәм һәрбер мөселман өстендә булган бурыч. Ураза ("саум") гәрәпчәдән тәрҗемәсе "тыелу" дигәнне аңлата. Шәригатьтә таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала. Ураза тоту мөселман бәндәсенең рухын пакьлый. Ураза тук кешегә ач кешенең хәлен...