Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Түбән Кәминкә укытучысы – әдәби бәйгедә җиңүчеләрнең берсе

Түбән Кәминкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Мәссарова "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары оештырган "Әдәби карта" әдәби бәйгедә катнашып ялгышмый - аңа тантаналы шартларда өченче дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге тапшырганнар. Гөлназ әлеге бәйгегә үзенең иҗат җимешләрен - өч хикәясен җибәрә. Бәйгегә 45 кешенең 200ләп эш арасыннан дүрт җиңүчене сайлап...

Түбән Кәминкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Мәссарова "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары оештырган "Әдәби карта" әдәби бәйгедә катнашып ялгышмый - аңа тантаналы шартларда өченче дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге тапшырганнар.

Гөлназ әлеге бәйгегә үзенең иҗат җимешләрен - өч хикәясен җибәрә. Бәйгегә 45 кешенең 200ләп эш арасыннан дүрт җиңүчене сайлап алганнар.

-Җиңәсемә ышанмасам да, үземне сынап карарга булдым. Минем эшемне шулай бәяләүләренә бик шатландым, - ди Гөлназ Җәүдәт кызы. - Илһам килгәндә, буш вакытларда кулыма каләм алам, хәзер язганнарымны компьютерда җыям.

Гөлназның 10-15ләп хикәясе, шигырьләре бар, әле повесть та яза икән. Ул студент елларында ук иҗат белән шөгыльләнгән, бер хикәясе "Шәһри Чаллы" газетасында да басылып чыккан булган.

Геройларны каян аласың дигән сорауга Гөлназ: "Хикәя язу өчен нинди дә булса хәл сәбәпче була, ә аннан инде вакыйгаларны баетасың гына."

Гөлназ Мәссарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Түбән Кәминкә укытучы әдәби бәйгедә җиңүчеләрнең берсе