Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Людмила Кузнецовага район газетасы да ярдәм иткән

Казанда өлкәннәр арасында узган "Өченче буын" компьютер Land" бәйгесендә якташыбыз Людмила Кузнецова "Иң яхшы презентация" номинациясендә беренче урын яулаган, аны Диплом һәм смартфон белән бүләкләгәннәр. -Бәйгедә катнашучыларга өй эше дә бирделәр, - "Өченче буын университеты" дигән темага презентация ясарга кирәк иде,- ди Людмила Ивановна. - Аның өчен сезнең район газетасы...

Казанда өлкәннәр арасында узган "Өченче буын" компьютер Land" бәйгесендә якташыбыз Людмила Кузнецова "Иң яхшы презентация" номинациясендә беренче урын яулаган, аны Диплом һәм смартфон белән бүләкләгәннәр.

-Бәйгедә катнашучыларга өй эше дә бирделәр, - "Өченче буын университеты" дигән темага презентация ясарга кирәк иде,- ди Людмила Ивановна. - Аның өчен сезнең район газетасы сайтыннан да бик күп фоторәсемнәр алдым. Ә инде Казанда "Алтын көз" темасына презентация ясадык. Шул ике эш буенча җиңдем. Шулай итеп, монда сезнең коллективның да өлеше бар дип була.
Людмила Кузнецова соңгы елларын казначылык департаментының райондагы төбәк бүлегендә 12 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Эше буенча аңа компьютер белән гел "аралашырга" туры килгән.
-Хәзер инде онык белән реферат язарга яисә скайп аша туганнар, танышлар белән аралашырга кирәк булса , компьютер каршына утырам, -ди райондашыбыз. - Эшли белсәң, бик уңай әйбер инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы презентация Людмила Кузнецова