"Чирмешән АГРО"да эштән бушаган техника ГОСТ таләпләре буенча кышкы саклауга куела, инде өсте ябулы урында тырмалар ремонтлыйлар.
Чәчүлек орлык запасы тупланган, ул коры, җилләтелүче складларда һәм яхшы саклана. Әлеге җәмгыятьнең терлекчелек тармагында да технологик таләпләрне катгый үтәргә тырышалар. Силос, сенаж, печән, салам, фураж иркенләп кыш чыгарлык. Эшләгән кешегә хезмәт хакын...