Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән” газетасы сайты фотобәйгесендә Сургутта яшәүче җиңүче булды

"Безнең Чирмешән" газетасы сайтында "Яңа ел - тылсымлы бәйрәм" фотобәйгедә Сургутта яшәүче Тәслия Мөхиббулина җибәргән фоторәсем иң күп тавыш җыйды. Гомумән, бәйгегә Яңа елга багышланган сигез фото килде. Редакциянең электрон адресына Иске Котыштан, Кармыштан, Югары Кәминкәдән, Чирмешәннән, хәтта Сургуттан да фоторәсемнәр юлладылар. Алар өчен "Безнең Чирмешән" газетасы сайтының "ВКонтакте" челтәрендәге...

"Безнең Чирмешән" газетасы сайтында "Яңа ел - тылсымлы бәйрәм" фотобәйгедә Сургутта яшәүче Тәслия Мөхиббулина җибәргән фоторәсем иң күп тавыш җыйды.


Гомумән, бәйгегә Яңа елга багышланган сигез фото килде. Редакциянең электрон адресына Иске Котыштан, Кармыштан, Югары Кәминкәдән, Чирмешәннән, хәтта Сургуттан да фоторәсемнәр юлладылар. Алар өчен "Безнең Чирмешән" газетасы сайтының "ВКонтакте" челтәрендәге шәхси битендә тавыш бирергә мөмкин иде. Кайбер рәсемнәрнең сыйфаты начар булуына карамастан, аларны да укучыларыбыз игътибарына тәкъдим иттек.

2853 тавыш җыеп, Сургутта яшәүче Тәслия Мөхиббуллина җиңүче дип танылды(ул тумышы белән Лашманнан икән. Аңа бүләгебез бар). Иске Котыштан Александр Семаев фоторәсеме өчен 1955 кеше тавыш биргән. Кармыштан Гыймадиевлар фотосы да күпләргә ошаган.

Бәйгедә катнашкан башка авторларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа бәйгедә үзләрен сынап карарга чакырабыз. Газета редакциясе яңа фотобәйге игълан итә: "Әти-әни ярдәмчесе". Балагыз сезгә өйдәме, бакчадамы, я булмаса аш бүлмәсендә ярдәм итәме? Шушы мизгелдә аны фотога төшереп, бәлки андый фото гаилә архивыгызда сакланадыр, безнең конкурска җибәрегез! (Авторын, фотода кем күрсәтелгәнен, контакт телефоннарын күрсәтеп). Тавыш бирү "Безнең Чирмешән" газетасы сайтының "ВКонтакте" битендә 26 февральдан 7 мартка кадәр узачак. Җиңүчеләрне 8 март алдыннан игълан итәбез.

Тәслия Мөхиббуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең Чирмешән яшәүче җиңүче булды Сургутта фотобәйгесендә газетасы сайты

2
X