Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якты Тау юбилярын РФ Президенты котлады

Якты Тау авылыннан Шәмсеруй Хисамиевага 90 яшь тулды. Сигез бала үстергән, гомере буе колхоз эшендә хезмәт куйган ул. Авылдашлары үз заманында аны камыр ризыклары остасы дип тә белә. Хәсрәт-сынауларны дә биргән инде язмыш әни кешегә. Сигез балаңның бишесен җир куенына илтеп сал әле син. Әнә төпчек кызы 28 яшьтә үк...

Якты Тау авылыннан Шәмсеруй Хисамиевага 90 яшь тулды. Сигез бала үстергән, гомере буе колхоз эшендә хезмәт куйган ул. Авылдашлары үз заманында аны камыр ризыклары остасы дип тә белә.

Хәсрәт-сынауларны дә биргән инде язмыш әни кешегә. Сигез балаңның бишесен җир куенына илтеп сал әле син. Әнә төпчек кызы 28 яшьтә үк гүр иясе булган. Ире Бөек Ватан сугышы ветераны Кәшиф тә бу дөньядан иртә китеп бара. Туфанның Әлмәндәре сыманрак әйтсәң, Шәмсеруйның алар өчен дә яшисе бар әле. Әбинең, күз тимәсен, хәтере яхшы, бик зиһенле, уен-көлкене дә тиз эләктереп ала, тик менә аяклары тыңламый башлаган, күзләр дә яшь вакыттагы кебек түгел инде.
-Ирем бик яхшы иде. Озак яши генә алмады. Сугыштан кайткач, берничә көн сөйләшеп йөрдек тә, өйләнештек. 21 яшьтә кияүгә чыктым, - ди бүгенге юбиляр.
- Безнең әни аш-суга оста булды. Ул пешергән кош телләренең, кыстыбыйларның тәмлелеге! Ризыкларны туйларга да пешерде, аның бавырсаклары авызда эреп китә торган була иде, - ди җәйләрен авылга әнисен карарга Казаннан кайтып йөрүче кызы Мәдинә.
Кыш чыгарга әбине Иске Кадидагы кызы Асия, кияве Солтан үзләренә алып китәләр. Кадер-хөрмәт бар әниләренә. Менә юбилеена да төп йортта аш-сулы табын көйләгәннәр. 90 яшьлегенә өенә килеп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, районның социаль хезмәт җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина Шәмсеруй әбигә Президент Путинның котлавын, район башлыгы бүләген тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляры Якты Тау авылы Президент котлавы