Якты Тау авылы тег белән яңалыклар
-
Сосновкада Ак бүредән килгән кунакларны кыйнаганнар
01 Шимбә көнне, 13 августта янгынчылар ике тапкыр юлга кузгалган. Иске Элмәле авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә гараж, ә Якты Тау поселогында иске мәктәп бинасы янган. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. 02 Үткән атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 43 хәбәр кергән. Шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган. Сосновкада билгесез кешеләр Яңа Чишмә...
-
Якты Тау юбилярын РФ Президенты котлады
Якты Тау авылыннан Шәмсеруй Хисамиевага 90 яшь тулды. Сигез бала үстергән, гомере буе колхоз эшендә хезмәт куйган ул. Авылдашлары үз заманында аны камыр ризыклары остасы дип тә белә. Хәсрәт-сынауларны дә биргән инде язмыш әни кешегә. Сигез балаңның бишесен җир куенына илтеп сал әле син. Әнә төпчек кызы 28 яшьтә үк...
-
Йөгерә - атлый әткәй кайтып килә төсле
Кем ул әти? Әти - җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы терәк. Әти - тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз. Аның никадәрле олпат җан, кадерле кеше икәнлеген яши-яши генә аңлыйсың. Җыелган рәхмәт сүзләрен әйтим генә дигәндә, гомер инде үтеп киткән була, ә аңа карата җылы хисләр истәлекләргә генә әйләнеп кала....
-
Якты Тау мәдәният йорты чәчәкләргә күмелә
Якты Тау авылы мәдәният йорты бинасы көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Мондый матурлыкны булдыру өчен алар иртә яздан эшкә керешә. -Җыештыручыбыз Галия Сәрвәрова март аенда ук чәчәкләрне тартмаларга чәчеп куя. Һәр елны чәчәк үсентеләрен үзебез үстерәбез, - ди мәдәният йорты директоры Ислам Нотфуллин. - Әлфия Кәлимуллина, Ләйсән Нотфуллина, Рәмилә Имамиевалар...
-
Якты Тауда Өлкәннәр көне уңаеннан Коръән ашы оештырылды
Өлкәннәр көне уңаеннан авылның пенсиядәге әби-бабайларын Якты Тау мәдәният йортына җыеп кунак иттеләр - коръән ашы уздырдылар. Әлеге бәйрәмгә күрше авылардан да кунаклар чакырылган. Коръән ашында Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов һәм аның ярдәмчесе дә катнашкан, алар коръән аятләре укыган, вәгазь дә сөйләгәннәр. Авылда пенсия яшендәге 66 кеше яши....
-
Чирмешән районы яңалыклары
25 июль көнне Якты Тауда "Авыл көне" үткәрәчәкләр. Программада - җыр - биюләр, уен - конкурслар, көрәш һәм ат чабышлары. Бәйрәм сәгать 10да башлана. 24 июль - 9 август көннәрендә Казанда үтәчәк Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында иминлекне саклауга безнең район вәкилләре дә җибәрелде. Башкалага хезмәт командировкасына "Чирмешән" муниципальара...
-
Якты Тау халкы авыл бәйрәменә җыена
Якты Тау халкы Рамазан ае үткәннән соң авыл бәйрәме - Сабантуй үткәрергә җыена. 25 июльгә планлаштырылган чара авылда һәм читтә яшәүче якташлары ярдәме белән оештырылачак. Кадрия Гамирова фотосы.
-
Якты Тау авыл мәдәният йортында ифтар мәҗлесе оештырганнар
Якты Тау авыл мәдәният йортында ифтар мәҗлесе оештырганнар. Әлеге табынны оештыру өчен матди ярдәмне Якты Тауда туып үскән, бүген Мәскәү шәһәрендә яшәүче Наилә һәм Миңнегөл Кыямовалар күрсәткән. Авыз ачу мәҗлесенә 50ләп кеше килгән.