Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әниләре һөнәрен сайлаганнар

Быел район мәктәпләренә төрле уку йортларын тәмамлаган дүрт яшь белгеч эшкә кайтты. Яшь укытучылар барысы да үзебезнекеләр, районда туып үскәннәр, биредә мәктәпләрне тәмамлаганнар. Бүген, оптимальләштерү барганда, мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән проблема юк. Шулай да яшь белгечләргә эш табылган. Айгөл Ганиева Казан федераль университетының Алабуга институтын тәмамлаган. Аның әнисе дә укытучы....

Быел район мәктәпләренә төрле уку йортларын тәмамлаган дүрт яшь белгеч эшкә кайтты.

Яшь укытучылар барысы да үзебезнекеләр, районда туып үскәннәр, биредә мәктәпләрне тәмамлаганнар. Бүген, оптимальләштерү барганда, мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән проблема юк. Шулай да яшь белгечләргә эш табылган.
Айгөл Ганиева Казан федераль университетының Алабуга институтын тәмамлаган. Аның әнисе дә укытучы. Шуңа да ул бу эшнең үзенчәлекләре белән яхшы таныш.
- Балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Кечкенә чакта әнинең дәресләрендә утырдым, үземне дә шулай, укытучы булып күз алдына китерә идем,- ди Айгөл. - Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты. Мин - укытучы. Айгөл 1нче Чирмешән урта мәктәбендә тарих укытачак.
Валентина Барабашкина да шул ук уку йортында һөнәр үзләштергән.
- Әнием укытучы булгач, мин дә үзем өчен шул һөнәрне сайладым, - ди Валя. -Институтны бетереп, туган ягыма кайтасы килде. Чирмешән сагындыра. Ул Югары Кармалка мәктәбендә инглиз теленнән белем бирәчәк.
Утыз Имән кызы Гөлгенә Әминова да югары уку йортын тәмамлап районга эшкә кайткан. Ул инглиз теле укытучысы, Иске Кади мәктәбендә эшләячәк.
Татьяна Кудряшова Лениногорск музыкаль сәнгать педагогика көллиятендә һөнәр алган. Татьянаны Чирмешән лицеена эшкә билгеләгәннәр, биредә ул педагог-оештыручы вазыйфаларын башкарачак.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мәгариф