Мәгариф тег белән яңалыклар
-
Министр Чирмешәндә мәгариф учреждениеләре белән танышты
Чирмешәнгә отчет утырышына килгәч, республиканың Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кайбер мәгариф учреждениеләрендә дә булды. -Рафис Тимерханович кадетлар мәктәп -интернатында уку кабинетларын карап чыкты, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. - Мәктәп - интернат директоры министрга автобус сорап мөрәҗәгать итте. Ул әлеге мәсьләне тикшерергә һәм хәл итәргә...
-
Чирмешәндә милли мәгариф турында сөйләштеләр
Республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары "Этно-мәдәни мәгариф мохитен булдыруда муниципаль методик хезмәтнең роле" темасына стажировка үтү программасы кысаларында Чирмешәндә җыелдылар. Семинар кунаклары Чирмешән лицеенда, Бәркәтә, Ивашкино, Лашман мәктәпләрендә булып, бу уку йортларында милли мәгарифне ФГОС шартларында тормышка ашыру юнәлешендәге төп методик эшләр белән таныштылар, ачык дәресләр һәм...
-
Чирмешән районы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә тикшерүләр үткәрелде
Районда террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында эшче төркем оештырылып, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә махсус тикшерүләр үткәрелде. -Гомумән алганда, тикшерелгән мәктәпләрдә террорчылык һәм экстремизмны кисәтү мәсәләсенә зур игътибар бирелә, - ди террорчылыкка каршы район комиссиясе сәркәтибе Рәсим Шәрифуллин. - Мәгариф учреждениеләре видеокүзәтү белән тәэмин ителгән, янгын чыгуны хәбәр итүче автомат...
-
Чирмешән укытучылары өченче урында
Балык Бистәсе районында республика мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышларында безнең район командасы үз төркемендә өченче урынга лаек булган. Әлеге чарада 45 районнан мең ярымнан артык кеше (безнең районнан 36), 11 спорт төре буенча көч сынашкан. Якташларыбыз чаңгыда йөгерү эстафетасында - беренче, волейболда икенче урын алганнар.
-
Республика рейтингында Чирмешән 41 урында гына
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы үткән уку елында мәктәпләрдә бирелгән белемнең сыйфатын исәпләп рейтинг ясаган. Әлеге "баганада" безнең район күрсәткечләре, кызганыч, бер дә сөендерерлек түгел. 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы күрсәткечләре кергән "Белем бирүдә югары сыйфат өчен" рейтингында без 41 нче урында. Монда районнарда рус теленнән һәм математикадан...
-
Оста укытучыга бүләк жәл түгел
- Әни, безнең укытучы апа ашый да икән,- дип исе китеп сөйли "апа"сының эштән кайткач тамак ялгап утыруын тәрәзә аша күреп калган укучы бала. Укытучылар көнендә оештырылган чарада мөгаллимнәрне тәбрикләү өчен сәхнәгә менгән бер җитәкче, бала чагында укытучысын әнә шулай изгегә тиңләвен уен-көлке белән искә алды. Бүген районыбызда 500ләп педагог-укытучылар,...
-
Әниләре һөнәрен сайлаганнар
Быел район мәктәпләренә төрле уку йортларын тәмамлаган дүрт яшь белгеч эшкә кайтты. Яшь укытучылар барысы да үзебезнекеләр, районда туып үскәннәр, биредә мәктәпләрне тәмамлаганнар. Бүген, оптимальләштерү барганда, мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән проблема юк. Шулай да яшь белгечләргә эш табылган. Айгөл Ганиева Казан федераль университетының Алабуга институтын тәмамлаган. Аның әнисе дә укытучы....
-
Мәктәпләргә төзүчеләр килә
Уку елы тәмамлану белән районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елына әзерләнә башладылар -ремонт эшләренә керештеләр. - Күпчелек мәктәпләрдә агымдагы косметик ремонт бара. Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләре биналарында капиталь ремонт республика программасы нигезендә үткәрелә,- ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов. - Берничә мәктәпкә һәм балалар бакчасына аерым ремонтка өстәмә акча...
-
Белемле меңне егар
Фән олимпиадаларының район турында кадет мәктәп-интернатының 10 класс укучысы Эдуард Миронов биология, география, рус теле һәм рус әдәбияты буенча беренче урыннарны яулаган. 1нче Чирмешән урта мәктәбенең 9нчы класс укучысы Динара Гыйбадуллина да укытучыларына дан өстәгән, өч фән буенча (математика, рус теле, рус әдәбияты) җиңүче булган. Чирмешән лицее укучысы Энҗе Сибгатуллина...