Әниләре һөнәрен сайлаганнар
Быел район мәктәпләренә төрле уку йортларын тәмамлаган дүрт яшь белгеч эшкә кайтты.
Яшь укытучылар барысы да үзебезнекеләр, районда туып үскәннәр, биредә мәктәпләрне тәмамлаганнар. Бүген, оптимальләштерү барганда, мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән проблема юк. Шулай да яшь белгечләргә эш табылган.
Айгөл Ганиева Казан федераль университетының Алабуга институтын тәмамлаган. Аның әнисе дә укытучы....