Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Настя Мәскәүдә укыячак

    Анастасия Афанасьева Яңа Элмәле урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйган якташыбыз Мәскәү дәүләт җир төзү университетының шәһәр кадастры факультетына укырга кергән. - Настябыз җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Рус теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасы җиңүчесе дә,- ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников. А. Афанасьева укуда...

    Анастасия Афанасьева Яңа Элмәле урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйган якташыбыз Мәскәү дәүләт җир төзү университетының шәһәр кадастры факультетына укырга кергән.

    - Настябыз җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Рус теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасы җиңүчесе дә,- ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников.
    А. Афанасьева укуда гына түгел, спортта да сынатмый. Укучыларның Актанышта үткән тугызынчы спартакиадасында ул шахмат буенча бронза медаль иясе булган.
    - Укытучыларыма рәхмәт, киләчәктә дә аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышырмын,- ди Анастасия Афанасьева.
    Автор фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: