Яңа Элмәле урта мәктәбе тег белән яңалыклар
-
Чирмешәнлеләр үз мәктәпләрен онытмыйлар
Быел районда дүрт мәктәпкә (Бәркәтә, Лашман, Яңа Элмәле, кадет мәктәп-интернаты) үзләренең элеккеге укучылары ярдәм күрсәткән. Бәркәтә мәктәбе коллективы элеккеге укучылары ярдәме белән алынган буяу белән косметик ремонт үткәрде. Ә 1981 елгы чыгарылыш укучылары, очрашу вакытында сөйләшеп, туган мәктәпләренә 43 мең сум акча җыеп биргәннәр. Бу суммага мәктәпнең актлар залына көчле...
-
Яңа Элмәле кызы республика олимпиадасында җиңгән
Яңа Элмәле урта мәктәбенең 11 класс укучысы Юлия Скворцова чуваш теле буенча Казанда узган республика олимпиадасында 1 нче урын алган. Тиздән аңа Чабаксарда төбәкара олимпиадада үз белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк. Сүз уңаеннан, Юлиянең җиңүендә укытучысы Марина Захарованың да өлеше зур. Аның укучылары инде өченче ел рәттән республика фән бәйгесендә призлы...
-
Яңа Элмәле мәктәбендә беренче классларны көненә өч тапкыр ашаталар
Бүген бер баланы ашатуга бюджеттан көненә 6 сум 10 тиен акча бүлеп бирелә (чагыштыру өчен, 2013тә - 5 сум 50 тиен булган). -Билгеле, бу акча гына укучыларны тиешенчә тукландыруга җитми, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. - Шуңа да бүген районның барлык мәктәпләрендә дә диярлек балаларны ашатуга...
-
Яңа Элмәле мәктәбе - яхшылар сафында
Яңа Элмәле мәктәбе яңа уку елына иң яхшы әзерлеккә республика смотр - конкурсның зона этабында җиңүче дип табылган. Әлеге бәйге әүвәл республиканың җиде зонасында уза. Аннан соң җиңүчеләр арасында республиканың иң яхшы өч мәктәбен билгелиәчәкләр. Безнең зонага Әлки, Спас, Норлат, Аксубай, Чистай, Алексеевск, Чирмешән районнары кергән. Республика комиссиясе безнең районда...
-
Яңаэлмәлеләр алда
Район мәктәпләре атна саен хәзерләүләр конторасына макулатура тапшыралар. Мәгариф учреждениеләрендә җыелган 4546 килограмм макулатураны үткән атнада бирегә китергәннәр дә. Иң күп макулатура (1200 килограмм) Яңа Элмәле мәктәбе укучылары җыйган. Әккәрәй, Иске Котыш, 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары да бу эштә актив катнашалар. -Класслар һәм аерым укучылар арасында да иң күп...
-
Яңа Элмәледә Крещениедә үз бәкеләрендә коендылар (+ФОТО)
Быел Крещение - Качману бәйрәмендә яңаэлмәлелеләр әллә кая барып йөрмәделәр, үзләрендә генә суда коендылар. Бәке өчен авылның көнбатышындагы шәхси буада җайлы урын табылган. Шул тирәдәге берничә чишмәдән бәреп торучы суның бу урында тирәнлеге өчәр метрга җитә. -Кичә төнлә мин дә суга төштем,- ди 12 яшьлек Артем Вяткин. - Башта су...
-
Настя Мәскәүдә укыячак
Анастасия Афанасьева Яңа Элмәле урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйган якташыбыз Мәскәү дәүләт җир төзү университетының шәһәр кадастры факультетына укырга кергән. - Настябыз җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Рус теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасы җиңүчесе дә,- ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников. А. Афанасьева укуда...