Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче Лотфуллиннар декабрьдә дә җиләк җыя

Лашман авылыннан Радик Лотфуллин инде 7-8 ел теплицада кыяр үстерү белән шөгыльләнә. Аның теплицасы зур түгел - 3 сутый тирәсе генә. Ул сезонга 8-9 тонна кыяр үстереп сата. -Быел бераз соңга калдык, эшкә апрель башында гына керештек, - ди теплица хуҗасы. - Инде үсентеләр мыек җибәрә, берничә атнадан беренче уңышны...

Лашман авылыннан Радик Лотфуллин инде 7-8 ел теплицада кыяр үстерү белән шөгыльләнә.

Аның теплицасы зур түгел - 3 сутый тирәсе генә. Ул сезонга 8-9 тонна кыяр үстереп сата.
-Быел бераз соңга калдык, эшкә апрель башында гына керештек, - ди теплица хуҗасы. - Инде үсентеләр мыек җибәрә, берничә атнадан беренче уңышны да авыз итәрбез.
Яшелчәче теплицаны утын ягып җылыта, сезонга 4-5 олау утын кирәк була икән. Сезон башында мичне тәүлек әйләнәсе яксалар, инде төнгелеккә бераз гына җылытып алалар, кыяр җылы ярата бит.
-Без яшелчәне кибетләргә тапшырмыйбыз, арадашчысыз гына үзебез сатабыз, өйдән дә килеп алалар, - ди Радик. - Иренеп тормасаң, теплица табыш китерә.
Бакчачы теплицада җиләк тә үстерергә ниятли, алар өчен махсус киштәләр ясау эшенә керешкән. Бакча җиләгенең ел әйләнәсе уңыш бирә торган сортын алар былтыр бераз үстереп тә караганнар.
-Декабрь аена кадәр уңыш җыйдык, - ди бакчачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман кыяр теплица җиләк Лотфуллин