Лашманда җиләктән кагыт та ясыйлар
Нәкъ Тукай шигырендәгечә, быел урманда җиләк искиткеч. Алай гына да түгел, аны хәтта авыл тирәсендә үк, су буйларыннан, тугайлардан да җыеп алырга мөмкин.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Шунлыктан әби-бабай, бала-чага, хатын-кызлар, ир-атлар, кемнең вакыты бар - җиләктә хәзер. Кызыгырлык та...