Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Котышта яшәүче 100 яшьлек әби татар телен оныткан

Иске Котышта гомер итүче Федора Кудряшовага 22 февральдә үк 100 яшь тулды. Аның гомер бәйрәмен теркәлү урыны - прописка буенча - Түбән Кама шәһәрендә зурлап уздырганнар. Девичья Поляна авылында туып үскән Федора Гавриловна 32 яшендә өч бала белән тол кала. Гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга....

Иске Котышта гомер итүче Федора Кудряшовага 22 февральдә үк 100 яшь тулды.

Аның гомер бәйрәмен теркәлү урыны - прописка буенча - Түбән Кама шәһәрендә зурлап уздырганнар.
Девичья Поляна авылында туып үскән Федора Гавриловна 32 яшендә өч бала белән тол кала. Гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Бүген инде аның оныкчыкларының да балалары бар. Сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, аңа Түбән Камада квартира да биргәннәр. Әмма гомере буе авылда яшәгән әби, мондагы тормышны үз итә. Шуңа да күбрәк Иске Котышта, кызы Анастасия Одушкина тәрбиясендә яши.
-Әни, Аллага шөкер, аякта йөреп тора әле, - ди Анастасия Григорьевна.- Күзләре күрә, әмма начар ишетә. Әни чуваш телендә генә аралаша, русча белми. Элек татарча да яхшы сөйли иде, хәзер онытты инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Котыш авылы 100 яшь