Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иң якын дустым Лашманда яши

Кадрия бик матур бит ул. Озын кара чәч толым, кыйгач каш, көрән күзләр, уймак ирен, энҗедәй тезелгән вак тешләр. Ә өстенә - аклы, юк, дөресрәге, ак өстенә кара сызыклы шакмаклы, күлмәк кигән. Миндә аның студент елларында төшкән шушы фотосурәте саклана. Кадриянең киеме дә үзенә ятышлы. Сөйләме ягымлы. Еллар саны аздан...

Кадрия бик матур бит ул. Озын кара чәч толым, кыйгач каш, көрән күзләр, уймак ирен, энҗедәй тезелгән вак тешләр. Ә өстенә - аклы, юк, дөресрәге, ак өстенә кара сызыклы шакмаклы, күлмәк кигән. Миндә аның студент елларында төшкән шушы фотосурәте саклана. Кадриянең киеме дә үзенә ятышлы. Сөйләме ягымлы.

Еллар саны аздан булмаса да, минем дустым бер дә үзгәрмәде, нәкъ элеккеге сыман әле дә чибәр, сылу ул. Яшьлек мәхәббәте Әхтәм белән матур гомер кичерәләр, балаларына үрнәк әни, әти, оныкларына әби, бабай булып, төп нигезләрен ташламыйча, Лашманны яратып, кайткан-киткән туганнары белән әвәрә килеп яшиләр. Кадрия Рәвгать кызы Динмөхәммәтова мәктәптә 35 ел балалар укыта. Сабыр, тыйнак, үрләр яулаган мөгаллимә. Күптән түгел 55 яшьлек юбилеен үткәрде сабакташым.
Безне Казан таныштырды. Икебез дә укытучылыкка документлар тапшырдык. Кадрия күрше Чирмешән районыннан икән. Мәктәпне медальгә тәмамлаган шушы акыллы якташым белән тулай торакта бер бүлмәдә торырга туры килде. Бары бергә, югы уртак дигәндәй, дус, тату булып гөр килеп яшәдек. Кадрия авылдашы Равилә Хәйруллина белән бергәрәк иделәр. Яхшы кешенең нуры, яктысы, җылысы кемгә дә җитә ул. Миңа да игътибарлы булдың, дустым. И,и, син өйрәткән шөгыльләр, гадәтләр, һөнәрләр! Бик матур итеп тегәсең, бәйлисең. Прокатка тегү машинасы алып, үзеңә бик килешле күлмәк, ә минем әниемә туган көненә алъяпкыч тегеп бирдең. Шул чакларда, тегү машинасы текелдәгәндә нинди уйлары, күңелләре кайда булды икән? Әнисен юксынгандыр Кадрия. Яшьли әнисез калган бит ул. Ул әрнүләргә ничек түзде икән? Әле ярый, якыннары янәшәсендә сыенып, яшәүгә, кеше булырга көч тапкан. Сеңлесенә, энеләренә ышанычлы апа, олысына зур ярдәмче булган балалар әтиләре канаты астында игелекле кешеләр булып үскәннәр.
Дустым, рәхмәт сиңа, туемда пар канатлардай очып килеп табыннарыбызда булдыгыз. Күптән түгел 34 ел күрешмәгән группадашлар белән очрашуда бергә чөкердәшкән идек тә соң! Юк, яшьлектәге еллар кабат юк, ләкин хатирәләре, истәлекләре күп. Адәм баласы шул үткәннәрне сагынып яши. Олыгая барабыз, үзебез белән еллар алга тәгәри, гомер йомгаклары юллары озын-озын булсын. Яши белеп яшисез, тәмен белеп эшлисез! Юбилеең белән, дустым!
Рәйсә (Галиева) Нәсыйбуллина.
Аксубай - Мәскәү.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лашман