Чирмешәнлеләргә Мактау грамоталары тапшырдылар
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгы сыер савучысы Любовь Ивановна Христоферова, Чирмешән кадет мәктәп-интернатының математика укытучысы Надежда Петровна Кириллова, район үзәк больницасының теш технигы Гөлнур Мөбарәкҗан кызы Гомәрова, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесе директоры урынбасары Михаил Иванович Арютин муниципаль район башлыгының...
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен,
"Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгы сыер савучысы Любовь Ивановна Христоферова,
Чирмешән кадет мәктәп-интернатының математика укытучысы Надежда Петровна Кириллова,
район үзәк больницасының теш технигы Гөлнур Мөбарәкҗан кызы Гомәрова,
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесе директоры урынбасары Михаил Иванович Арютин
муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
"Лениногорскгаз" идарәсенең райондагы газ хезмәте начальнигы Анатолий Константинович Федоровскийга һәм "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесенең склад мөдире Гөлчәчәк Әзһәр кызы Малешинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар хезмәт куйганнары өчен, "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Александра Федоровна Мотягина һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе машина йөртүчесе Фәйзрахман Габдрахман улы Рафиков Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесе бухгалтеры Ханүзә Гали кызы Вафинага, машина йөртүче Дмитрий Николаевич Мироновка, әйдәүче икътисадчы Владимир Александрович Кузинга Республика коммуналь предприятиеләр берлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев