Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче абунәче “Татмедиа“ бүләгенә лаек булды

Чирмешәннән Гөлнур Гомәрова "Подписка өчен Айпад!" акция-бәйгесендә катнашып, "Татмедиа" җәмгыятеннән бүләк алды. -Без ел да 5-6 басмага язылабыз, - ди ул. -Билгеле, район хәбәрләрен "Безнең Чирмешән"нән белеп торабыз. Анда яңалыклар, белдерүләр, бакчачыларга, хуҗабикәләргә киңәшләр, күренекле якташлар турында да язалар. Ә улыбыз өчен "Ялкын" журналы укуында зур ярдәмче. "Татарстан" журналында республикабыз...

Чирмешәннән Гөлнур Гомәрова "Подписка өчен Айпад!" акция-бәйгесендә катнашып, "Татмедиа" җәмгыятеннән бүләк алды.

-Без ел да 5-6 басмага язылабыз, - ди ул.
-Билгеле, район хәбәрләрен "Безнең Чирмешән"нән белеп торабыз. Анда яңалыклар, белдерүләр, бакчачыларга, хуҗабикәләргә киңәшләр, күренекле якташлар турында да язалар. Ә улыбыз өчен "Ялкын" журналы укуында зур ярдәмче. "Татарстан" журналында республикабыз тормышы киң яктыртыла.
Гөлнур Мөбарәкҗан кызы "Подписка өчен Айпад!" бәйгесенә "Татмедиа" басмаларына агымдагы елның беренче яртысында алдыруга тутырылган квитанцияләрнең күчермәләрен җибәргән.
Бәйгенең оештыручысы - "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте - медиакомпания 99 газета һәм 16 журнал чыгара, аның составында телерадиокомпанияләр, интернет-ресурслар да бар.
2016нчы елның беренче яртысына "Татмедиа"ның кимендә өч басмасына язылган абунәчеләрнең берсе Айпад, дистәләрчә кеше савыт-саба җыелмасы, фотоаппарат оттылар.
"Подписка өчен Айпад!" бәйгесе дәвам итә. Бүген елның икенче яртысы өчен заказлар алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы татмедиа абунәче