Чирмешәндә яшәүче абунәче “Татмедиа“ бүләгенә лаек булды
Чирмешәннән Гөлнур Гомәрова "Подписка өчен Айпад!" акция-бәйгесендә катнашып, "Татмедиа" җәмгыятеннән бүләк алды.
-Без ел да 5-6 басмага язылабыз, - ди ул.
-Билгеле, район хәбәрләрен "Безнең Чирмешән"нән белеп торабыз. Анда яңалыклар, белдерүләр, бакчачыларга, хуҗабикәләргә киңәшләр, күренекле якташлар турында да язалар. Ә улыбыз өчен "Ялкын" журналы укуында зур ярдәмче. "Татарстан" журналында республикабыз...