Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән врачлары бүләкләр белән кайтканнар

Район үзәк больницасы баш табибы Рөстәм Мирзин, онкология кабинеты врачы Айрат Кашапов һәм шәфкать туташы Рәмия Даутова онкологик ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле эшләүләре өчен республиканың клиник онкология диспансерының өченче дәрәҗә Грамотасы белән бүләкләнгәннәр. Казанда "Онколог көне" нә багышланган фәнни-практик конференциядә агымдагы елның ун аенда сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел онкология кабинетларының...

Район үзәк больницасы баш табибы Рөстәм Мирзин, онкология кабинеты врачы Айрат Кашапов һәм шәфкать туташы Рәмия Даутова онкологик ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле эшләүләре өчен республиканың клиник онкология диспансерының өченче дәрәҗә Грамотасы белән бүләкләнгәннәр.

Казанда "Онколог көне" нә багышланган фәнни-практик конференциядә агымдагы елның ун аенда сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел онкология кабинетларының эшчәнлекләренә йомгак ясаганнар, башка мәсьәләләр буенча да фикер алышканнар. Әлеге юнәлештә яхшы эшләүчеләргә, алар арасында безнекеләр дә бар, Грамоталар тапшырылган.

Зиля Мингулова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белән кайтканнар Чирмешән врачлары бүләкләр