Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызлары Зөлфәт Зиннуровны чуваш сырасы белән сыйладылар

Бер дә сынатмадылар безнең районның чуваш кызлары ТНВ каналында барган "Башваткыч" тапшыруында. Татарың якта торсын, якташларыбыз кроссворд биремнәрен, бер дә аптырамыйча, бик ансат чишеп бардылар. Булдыралар дип, шатланып карап утырдык үзләрен. Район мәдәният йорты методисты Мария Рыбкина, Әккәрәйдән укытучы Светлана Еферова һәм шул авылдан мәдәният йорты хезмәткәре Лидия Квакова, чувашларга...

Бер дә сынатмадылар безнең районның чуваш кызлары ТНВ каналында барган "Башваткыч" тапшыруында. Татарың якта торсын, якташларыбыз кроссворд биремнәрен, бер дә аптырамыйча, бик ансат чишеп бардылар. Булдыралар дип, шатланып карап утырдык үзләрен.


Район мәдәният йорты методисты Мария Рыбкина, Әккәрәйдән укытучы Светлана Еферова һәм шул авылдан мәдәният йорты хезмәткәре Лидия Квакова, чувашларга хас матур акцент белән чатнаттырып татарча сөйләп, аннан чувашча җырлап, телевизор караучыларның да, үзләре белән барган җанатарларның да күңелләрен күтәрделәр. Казанга буш кул белән бармаган алар. Светлана алып баручы Зөлфәт Зиннуровны үзе ясаган чуваш милли эчемлеге - сырадан авыз иттерде, Лида татар тутырмасына тартым "Шыртан" дигән милли ризык пешергән, ә Мариядән - "үзе елата, үзе көлдерә" торган табышмак-пирогның җавабы суганлы эчлекле ризык икән.

Бәйгечеләр татар белән чуваштагы охшаш сүзләр, чуваш мәгърифәтчеләрен атадылар. Якташларыбыз барысы да бик оста уйнасалар да, Лидия Квакова көндәшләреннән өлгеррәк булып чыкты, ул уен ахырында үзенә призга мультиваркага ия. Светлана бүләккә - термопот, Мария утюг отты. Бик матур уен күрсәттегез, рәхмәт, кызлар, тавтапус, херсем!

Каян шулай татар телен өйрәнгәннәр генә диген?! Катнашучыларның берсе, рус филологиясе белгече Светлана Еферова бу хакта болай дип сөйләде: - Мин җәйге каникулларны Аксубай районының Пионер дигән поселогында әнинең әнисе, Евдокия әби янында үткәрә идем. Ул авылда төрле милләт халкы яши иде. Мин шунда балалар белән уйнап татар телен өйрәнә башладым. Аннан Казанда педагогия институтында укыганда тулай торакта бер бүлмәдә Актаныштан татар кызлары белән яшәдем. Алар белән татарча аралаша идем. Берсендә шулай хәтерлим әле, чират буенча, мин аш пешерәм, шулпаны кайнатып, токмач салдып куйдым. Кызлар кайткач:

-Света, токмач салдыңмы? - диләр.

-Юк, - мин әйтәм, аңламыйм бит мин токмач дигән сүзне - вермишель салдым. Кызлар көлештеләр, шуннан токмачның шул ук лапша, вермишель икәнлеген гомергә истә калдырдым.

Мәктәптә кайтып бераз эшләгәч, татар теле укытырга тәкъдим иттеләр, риза булдым. Махсус курсларда укып кайттым, хәзер шунда эшлим.

"Башваткыч"ка баруым бик ошады.Төшерү процессы кызык, алып баручы мөлаем кеше. Биремдә телләребездәге охшаш сүзләр, чаршау, лапас, балан, безнең чувашта да "почти" шулай яңгырый. Ә менә хмельның колмак икәнлеген белми идем әле, хәзер беләм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined