Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бу көннәрдә 90 яшен тутырган Мәмдүха Гатиятова 9 ятим балага икенче әни булып килгән

Моннан 33 ел элек ул 9 балага икенче әни булып килә. Карчыгы вафатыннан соң, Бәкер абзый аны Кармышка Кара Чишмәдән алып кайткан. Алар - Мәмдүха апа белән Бәкер абзый 25 ел гына яшәп өлгерәләр. Әниләре Мөнәвәрә чирдән терелә алмыйча мәңгегә күзләрен йомганда кечеләре Альбертка 10 гына яшь була. Әни назы...

Моннан 33 ел элек ул 9 балага икенче әни булып килә. Карчыгы вафатыннан соң, Бәкер абзый аны Кармышка Кара Чишмәдән алып кайткан. Алар - Мәмдүха апа белән Бәкер абзый 25 ел гына яшәп өлгерәләр.


Әниләре Мөнәвәрә чирдән терелә алмыйча мәңгегә күзләрен йомганда кечеләре Альбертка 10 гына яшь була. Әни назы бик кирәк чак. Башка балаларына да Мәмдүха апа "ачкыч" таба, ятимлекне сиздерми.

-Ул үз әниебез кебек - аеруча аш- суга оста, - ди Мәмдүха Нәфыйк кызының 90 яшьлек юбилеена Түбән Камадан кайткан Миңнегөл Салихова. -Монда барыбызга да урын җитә. Без күбәү: 9 бала, 21 онык, 20 оныкчык бит.

Бүген әниләренең юбилеена егермеләп кунак кайткан. Һәрберсе күчтәнәч, бүләк белән. Төшкә кадәр бер табын көйләсәләр, төштән соң, бәрәңге бәлеше салып, янә кунаклар чакырдылар, Коръән ашы уздырдылар, мәрхүм һәм мәрхүмә якыннарын искә алдылар, дога кылдылар.

Гатиятовларга районнан да кунаклар килде: район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина 90 яшьлек Мәмдүха апага Президент Владимир Путинның - Котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавын һәм бүләкләрен тапшырдылар, теләкләр җиткерделәр. Авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин да юбилярга таза саулык, бәхет теләде.

-Путинны беләм мин, - ул Мәмдүха Нәфыйк кызы. -Ничә еллар тыныч яшәтә. Балаларыма аеруча рәхмәт, хәлемне белеп торалар, авыр эш эшләтмиләр, ялгыз итмиләр.

-Кайбер гаиләләрдә күреп-белеп, ишетеп торабыз, үзләрен дөньяга китергән әниләренә дә рәхим-шәфкать күрсәтмиләр, ә Бәкер абзыйныкылар Мәмдүха апаны бик кадерлиләр, ис китә, - ди Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дания Миннебаева.

Бәкер абзый гади, риясыз кеше була. Моннан сигез ел элек вафат. Алар икәүләшеп 1984 елда Ташкентка кадәр барганнар. Ул чакта әлеге калада яшәүче кызлары Зәйнәп бик кунак иткән үзләрен. Барын да хәтерли Мәмдүха апа. Бүгенге яңалыклардан да хәбәрдар, телевизор карый, район газетасын укый.

-Элек юлга чыксам, каядыр барганда, кайтканда "Мин Бәкер карчыгы", дисәм, шундук машиналарында урын табалар иде, - ди Мәмдүха апа. -Аны Яшәүчедә, Әккәрәйдә дә хөрмәтләделәр. Кармыш халкын үзем дә яраттым, бик иплеләр, ярдәмчелләр.

Карачишмәлеләргә хас үзгә сыйфатлар Мәмдүха апада да бар: үткен, сүзгә оста, җайга килә торган. Үз кадерен белә. Яшьлегендә рәхәт булмаган анысы, алар буыны сугыш арты елларында күтәрә алмастайны да күтәргән, ачлык-ялангачлыкны да татыган.

Кармыштагы ул-кызлары гел янәшәдә диярлек, тормыш бит, ашыгыч эш, мәшәкате чыгып тора, мондый чакта алар озак көттерми.

Түбән Камадагы Фәгыйле һәм аның гаиләсенең төп йорттан эз суытканы юк.

-Атна саен, бәйрәм саен кайтабыз, - ди ул. -Бик матур бит безнең тирәдәге табигать. Бакча башында гына Сөнте елгасы ага. Каршы бакчада, әти вафатыннан соң, туганнарыма, әти-әнигә, әбигә атап 12 төп алмагач утырткан идем, алар уңыш та бирә башлады. Арт бакчада әле тагын 26 төп алмагач үсә. Виноградка да урын таптык.

Түбән Камада яшәүче Фәгыйль бүген мәҗлес үткән ике катлы мәһабәт йортны да салдырган. Аны төзүдә барча туганнарының өлеше, хезмәте кергән. Төп нигез барысына да якын.

-Без биш туган үстек, дүртесе вафт. Кыска гомерле булдылар. Ә мин яшим әле, Аллага шөкер, кадер-хөрмәттә яшим, - ди ветеран, юбиляр - Мәмдүха Нәфыйк кызы Гатиятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined