Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдәге комплекс быел өлгерсен өчен тырышалар

Югары Кәминкәдә булачак терлекчелек-сөтчелек комплексында төзелеш эшләре дәвам итә. Эшкуар якташыбыз Ильяс Хәнәфиевның "Ильхан" җәмгыяте комплексында, газетада моңа кадәр язылганча, савым сыерлары гына да 1000 башка җитәчәк. Малларның байтагы быел ук биредә кыш чыгарга тиеш. Аларга берничә эскерт печән дә хәстәрләп куйганнар. Әлегә Югары Кәминкәнең көнбатыш ягында сенаж һәм силос...

Югары Кәминкәдә булачак терлекчелек-сөтчелек комплексында төзелеш эшләре дәвам итә.

Эшкуар якташыбыз Ильяс Хәнәфиевның "Ильхан" җәмгыяте комплексында, газетада моңа кадәр язылганча, савым сыерлары гына да 1000 башка җитәчәк. Малларның байтагы быел ук биредә кыш чыгарга тиеш. Аларга берничә эскерт печән дә хәстәрләп куйганнар.
Әлегә Югары Кәминкәнең көнбатыш ягында сенаж һәм силос өчен ике баз бар, ике урында 500әр башка савым сыерлары корпусы, сөт блогы ясыйлар. Башка кайбер корылмалар да бастырыла, монтажлана, нигез корыла.
Бу объектта көн саен алтмышлап төзүче, монтажчы, дистәләп кран, экскаватор, трактор һәм машиналар эшли. Ноябрь тирәләренә быелгы җир казу, төзү-монтаж эшләрен төгәлләргә исәплиләр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Югары Кәминкә комплекс