Якты Тау авылы мәдәният йорты бинасы көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра.
Мондый матурлыкны булдыру өчен алар иртә яздан эшкә керешә.
-Җыештыручыбыз Галия Сәрвәрова март аенда ук чәчәкләрне тартмаларга чәчеп куя. Һәр елны чәчәк үсентеләрен үзебез үстерәбез, - ди мәдәният йорты директоры Ислам Нотфуллин. - Әлфия Кәлимуллина, Ләйсән Нотфуллина, Рәмилә Имамиевалар...
Якты Тау авылы мәдәният йорты бинасы көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра.
Мондый матурлыкны булдыру өчен алар иртә яздан эшкә керешә.
-Җыештыручыбыз Галия Сәрвәрова март аенда ук чәчәкләрне тартмаларга чәчеп куя. Һәр елны чәчәк үсентеләрен үзебез үстерәбез, - ди мәдәният йорты директоры Ислам Нотфуллин. - Әлфия Кәлимуллина, Ләйсән Нотфуллина, Рәмилә Имамиевалар үсентеләрне бергәләп күчереп утырталар, чүп үләннәреннән арындырып, карап торалар.
Матурлык яратучы кызлар көздән җыйган орлыкларын да, үсентеләрен дә сораучыларга бик теләп бирәләр. Алар тирә-юнебезнең дә чәчәкләргә күмелүен тели.
Нет комментариев