Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәле мәктәбендә беренче классларны көненә өч тапкыр ашаталар

Бүген бер баланы ашатуга бюджеттан көненә 6 сум 10 тиен акча бүлеп бирелә (чагыштыру өчен, 2013тә - 5 сум 50 тиен булган). -Билгеле, бу акча гына укучыларны тиешенчә тукландыруга җитми, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. - Шуңа да бүген районның барлык мәктәпләрендә дә диярлек балаларны ашатуга...

Бүген бер баланы ашатуга бюджеттан көненә 6 сум 10 тиен акча бүлеп бирелә (чагыштыру өчен, 2013тә - 5 сум 50 тиен булган).

-Билгеле, бу акча гына укучыларны тиешенчә тукландыруга җитми, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. - Шуңа да бүген районның барлык мәктәпләрендә дә диярлек балаларны ашатуга ата-аналардан да, үзара килешеп, акча җыя­лар. Балаларның аш менюлары мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш исәбенә дә төрләндерелә. Соңгы елларда мәктәп яны участокларына игътибар артты. Әйтик, кайбер мәктәп коллективлары үзләренең ашханәләренә генә түгел, ә сатуга дип тә яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Шулай кирәк - яраклары өчен өстәмә акча эшлиләр. Мәсәлән, быел Ивашкино, Әккәрәй, Бәркәтә, Иске Кади мәктәпләре, Чирмешән лицее яхшы уңыш үстерә алдылар.
Гомумән алганда, районда һәр мәктәп укучысы уртача 20 сум 92 тиенгә ашый. Билгеле, бу бик аз.
Белгечләр әйтүенчә, балаларның сәламәтлеге, хезмәткә сәләте һәм кәефе беренче чиратта аның ничек ашавына бәйле. Укучылар күп вакытын мәктәптә уздыра. Үсеп килүче организмга кирәкле матдәләр, микроэлементлар җитеп бетми. Бәлки ата-аналардан җыела торган акча күләмен арттырырга да кирәктер диючеләр бар, ләкин кайбер гаиләләрдә 2-3 укучы бар һәм алар бу сумманы күтәрә алмаслар.
- Безнең мәктәптә 60 бала белем ала, - ди Яңа Элмәле урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Мельникова. - Һәр укучыны көненә 20-21 сумга ашатабыз. Ата - аналардан да акча җыябыз, көненә 9 сум. Беренче класслардан тыш, башка балаларны көненә бер тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәбез. Ә менә беренче классларны өч тапкыр ашатырга мөмкинлек табылды. Быел мәктәп яны участогыннан да яхшы уңыш җыеп алдык. Аларны эшкәртеп, салатлар, кайнатмалар, компотлар ясадык. Бер өлешен киптердек, туңдырдык. Әлегә кадәр бездә укучыларның тук­лануы мәсьәләсендә дәгъва белдерүче юк.
Кадет мәктәп-интернатында белем алучы 150 баланы да көненә өч тапкыр ашаталар, чөнки алар мәктәптә кичкә кадәр торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадеты Яңа Элмәле урта мәктәбе балаларны ашату

2
X