Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкага солдат кайтты

Бу авылдан Калугиннар гаиләсе өчен ноябрьнең соңгы көннәре күңелле вакыйгалар белән истә кала. Юрий Николаевич һәм Нина Николаевнаның уллары Антон Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, исән-сау туган нигезенә кайтты. Ата-ана өчен моннан да зур шатлык була аламы икән. Казанның физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлап, тренер-укытучы һөнәре алган Антон...

Бу авылдан Калугиннар гаиләсе өчен ноябрьнең соңгы көннәре күңелле вакыйгалар белән истә кала. Юрий Николаевич һәм Нина Николаевнаның уллары Антон Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, исән-сау туган нигезенә кайтты. Ата-ана өчен моннан да зур шатлык була аламы икән.


Казанның физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлап, тренер-укытучы һөнәре алган Антон үткән көз хәрби хезмәткә чакырыла. Якташыбыз Владимир өлкәсенең Кавров шәһәрендә алты ай хәрби өйрәнүләр уза. Спортны үз иткән, көчле егеткә армиядә авыр булмый.

-Хезмәтем вакытында бернинди кимсетүләр булмады. Белемле, спортта көчле егетләргә җиңелрәк. Армиядә узган вакытымны кызганмыйм, мин үзем өчен күп кенә яхшы сыйфатлар тупладым, гражданкада вак-төяк булып саналган нәрсәләрне (азык-төлек, әти-әнигә, туганнарга, туган якка мәхәббәт) кадерләргә өйрәндем, дөнья күрдем, дуслар таптым, - ди Антон Юрьевич. - Казаннан ике татар егете белән хезмәт иттек, чын дусларга әйләндек. Яшьләргә армия хезмәтеннән курыкмаска киңәш итәм.

Якташыбыз ярты елдан соң хезмәтен Калининград шәһәрендә зенит ракета-артиллерия взводында механик-йөртүче булып дәвам итә. Югары белемле егет анда да үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә, хәрби бурычын намус белән үти, хәрби техникаларны һәм коралларны яхшы белә. Бу сыйфатлары өчен аны Мактау грамоталары, Дипломнар белән бүләклиләр, ә әти-әнисенә, улларына яхшы тәрбия биргән һәм чын Ватан сакчысы үстергәннәре өчен, хәрби часть командиры исеменнән Рәхмәт хаты да юллыйлар.

-Улыбызны армия сафларына озатканда да артык борчылмадым, аңа ышандым, ул бит югары уку йортында да яхшы укыды. Үзем дә хезмәт иткән кеше, киңәшләр биреп озатып калдык, ышанычыбызны аклады, рәхмәт, - ди Ульяновка мәктәбендә тарих һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләреннән белем бирүче әтисе Юрий Николаевич. - Өйрәнүләр вакытында - атнага бер, соңгы якта һәр көнне диярлек телефоннан сөйләшеп тордык, бер ел тиз узды, Аллага шөкер, улыбыз исән-сау кайтты.

Кулында хәрби билеты, югары белем турында дипломы булган егет авылда озак тоткарланырга уйламый, бераз кунак булгач Казанга китәргә ниятләп тора.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кайтты Ульяновка солдат Ульяновкага