Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә авыл җирлегендә быел тиешле үзсалым акчасының 74 проценты җыелган да

Быел районның 16 авыл җирлегендә план буенча 3 миллионга якын, төгәлрәге 2 миллон 978 мең 900 сум күләмендә үзсалым акчасы (самообложение) җыелырга тиеш. Фаразланган кадәр тупланса, дәүләт моңа дүрт тапкыр күбрәк сумма өстәп бирәчәк. Район буенча бу төр салым күләме уртача алганда бер кешегә 414 сум тәшкил итә. 2 февральгә...

Быел районның 16 авыл җирлегендә план буенча 3 миллионга якын, төгәлрәге 2 миллон 978 мең 900 сум күләмендә үзсалым акчасы (самообложение) җыелырга тиеш. Фаразланган кадәр тупланса, дәүләт моңа дүрт тапкыр күбрәк сумма өстәп бирәчәк.

Район буенча бу төр салым күләме уртача алганда бер кешегә 414 сум тәшкил итә. 2 февральгә барлыгы 607 мең сум акча җыелган (тиешленең 20,4 процентка якыны күләмендә). Түбән Кәминкә авыл җирлегендә тиешле сумманың 74 проценттан күбрәге банк счетында. Ульяновка, Яңа Кади, Күтәмә авыл җирлекләрендә дә халык күмәк эшләргә акчаны кызганмый, аларда шулай ук шактый сумма тупланган. Кармыш, Бәркәтә, Ивашкино җирлекләрендә бу эшне нык тизләтү сорала.

Узган елда район торак пунтларында яшәүчеләрдән барлыгы 3 миллион 235 мең сум үзсалым җыелган булган, 1гә 4 исәбеннән, дәүләт бу суммага 13 миллион 277 мең сум өстәгән. Әлеге күмәк акчалар, нигездә, зиратларны, чишмә тирәләрен тәртипкә тотуга, урамнарны яктыртуга, юлларны төзекләндерүгә, кардан чистартуга кулланылды.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Түбән Кәминкә авыл җирлегендә тиешле үзсалым акчасының 74 проценты җыелган да

2
X