Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 67 йортка язгы су басу куркынычы яный

Көннәр җылыта башлау белән буаларда һәм елгаларда боз катламы структурасы үзгәрә, яр буйларындагы, кырлардагы кар катламы эреп сулыкларга агып төшә. Ә бу су буйларында яшәүчеләргә куркыныч тудыра. Безнең районда Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларында су басу куркынычы булган йортлар бар. Бәркәтәдә шундый 65 йортта - 157, Түбән Кармалкада 2 йортта...

Көннәр җылыта башлау белән буаларда һәм елгаларда боз катламы структурасы үзгәрә, яр буйларындагы, кырлардагы кар катламы эреп сулыкларга агып төшә. Ә бу су буйларында яшәүчеләргә куркыныч тудыра.


Безнең районда Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларында су басу куркынычы булган йортлар бар. Бәркәтәдә шундый 65 йортта - 157, Түбән Кармалкада 2 йортта 4 кеше яши.

Язгы чорда өйләрне су басу куркынычы булган торак пунктларда алдан ук иминлек чаралары күрелергә тиеш. Һәр авыл җирлегендә кешеләр өчен эвакуация пунктлары әзерләргә, эчә торган су запасы булдырырга, йорт хайваннарын һәм кош-кортларны вакытлыча эвакуацияләү урыннарын да алдан кайгыртырга кирәк.

2018 елда язгы су ташу вакытында район территориясендәге халыкны саклау турындагы, 2 мартта чыгарылган карар белән барлык авыл җирлекләре башлыклары таныш, комиссия составы расланган.

Шөкер, авыл җирлекләрендәге буаларның сулары көздән үк агызылган, алар куркыныч тудырмый.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined куркынычы яный язгы су басу 67 йортка районда