Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Президент та булышачак

Урманасты Үтәмештә яшәүче тугыз бала әнисе Гөлия Сабирова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үз гозерен җиткерде, ул республика башлыгына турыдан - туры мөрәҗәгать итте. Ирле-хатынлы Кәүсәр Заһретдинов һәм Гөлия Сабирова ун ел элек яңа өй төзи башлаганнар, әмма төзелешне төгәлли алмыйлар. "Мин әүвәл, ярдәм сорап, район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттем....

Урманасты Үтәмештә яшәүче тугыз бала әнисе Гөлия Сабирова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үз гозерен җиткерде, ул республика башлыгына турыдан - туры мөрәҗәгать итте.


Ирле-хатынлы Кәүсәр Заһретдинов һәм Гөлия Сабирова ун ел элек яңа өй төзи башлаганнар, әмма төзелешне төгәлли алмыйлар.

"Мин әүвәл, ярдәм сорап, район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттем. Ул "Ярдәм итәрбез", диде, - ди Гөлия. - Аннан соң инде Президентка "чыгарга" мөмкинлек булды. Видеоконференция режимында оештырылган халыкны кабул итүләрдә ул безнең хәлләрне сорашты. Мин аңардан өебезгә җылыту системасын кертеп, газ тоташтырырга ярдәм итә алмаслармы икән, дип сорадым. Ул мәсьәләне хәл итүдә булышырга ышандырды. Моңа бик сөендем".

Йорт хуҗасы Кәүсәр "Үтәмеш" җәмгыятендә эшли, Гөлия балалар тәрбияли. Аларның олы балалары - 19 яшьлек Кадрия һәм 17 яшьлек Айдар Лениногорскийда - техникумында укыйлар, 18 яшь-лек Муса 106нчы һөнәр училищесы курсанты. 15 яшьлек Айгөл, 13 яшьлек Дамир һәм 8 яшьлек Айрат Иске Үтәмеш урта мәктәбендә белем алалар. Тагын өчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар: Айнурга - 5, Азатка - 3, Алмазга - 2 яшь.

Билгеле, мондый зур гаиләгә республика, район ярдәме бер дә комачауламас.

Сүз уңаеннан, шул ук көнне Президентка республикадан тагын алты кеше шәхсән гозерләре белән мөрәҗәгать иткән һәм аларга уңай җавап бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманасты Үтәмеш тугыз бала әнисе Гөлия Сабирова