Урманасты Үтәмеш тег белән яңалыклар
-
Урманасты Үтәмештә берьюлы биш торак йорт төзиләр
Республика, дәүләт торак фонды аша салынучы бу аренда йортларын киләсе елда файдалануга тапшырачаклар. Әлегә аларның конкрет кемнәргә биреләсе билгеле түгел. Автор фотолары
-
Урманасты Үтәмеш буасында ремонт төгәлләнде
Урманасты Үтәмеш буасын үзгәртеп коручы төзүчеләр планлаган эшләрен төгәлләделәр. Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән буа чистартылды, тирәнәйтелде, плотина өлеше яңартып ясалды, тирә-юнь төзекләнде. Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советы буа тирәсенә 750 төп чия, слива һәм башка агач үсентеләре утыртуны да оештырган. Безнең сайтта укыгыз: «Халык мине...
-
Авылдашлар ярдәм итә
Урманасты Үтәмеш авылында бәйрәм чаралары гел оешкан төстә уза. Билгеле, аларны тиешле дәрәҗәдә оештыру, яхшы бүләкләр алу, техник җайланмалар булдыру өчен акча кирәк. Бу эштә, рәхмәт, үтәмешлеләргә иганәчеләр - якташлары ярдәм итә. -Казанда яшәүче авылдашыбыз Хәбир Хәсәнов иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза, - ди авыл мәдәният йорты мөдире Фиалка...
-
Урманасты Үтәмештә бәлешкә чакырганнар
Урманасты Үтәмеш авылында "Бәлеш" бәйрәме оештырганнар. Чарада катнашучылар төрле рецептлар буенча бәлешләр пешереп килгәннәр. Бәйрәм уеннар, җыр - биюләр белән үрелеп барган. Ахырдан табын артында иң тәмле бәлешнең хуҗасын билгеләгәннәр.
-
Үтәмештән Рәшидә Бәдретдинованы ике Президент котлаган
Фронтовикларга сөт кирәк дип, сугыш вакытында Рәшидә апалардан сарык саудыралар. Җиткерелгән планны арттырып үтәгән өчен, берсендә аны, үзе әйтмешли, матур артлы чанага утыртып, Чирмешәнгә алып баралар. Алдынгы колхозчыга бу көнне алты метрлы ситса бүләк ителә, бераз акча да бирәләр. Балачактан гел шулай беренче булырга тырыша Рәшидә. Мактаулы, эштә әрсез, "правур"...
-
Урманасты Үтәмештә “боз киткән”
Монда боз кузгалырлык зур сулар булмаса да, җирле артистлар авылдашларына халкыбызның борынгы яшәү рәвешеннән бер күренешне - "Боз озату" йоласын шартына китереп күрсәткәннәр. -Озакка сузылган кышлардан соң язлар җитү, боз кузгалу һәр халыкта ниндидер шатлыклы, якты өметләр уята, бу - бергәләп бәйрәм итү өчен бер форсат. Шунлыктан "боз озатырга" күршеләребез,...
-
Урманасты Үтәмештә сарай һәм өй түбәсе янган
01 18 июньдә Урманасты Үтәмеш авылындагы бер хуҗалыкта сарай һәм өйнең түбәсе янган. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгынның сәбәбе - балаларның ут белән шаяруы. 02 15нән22 июньгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 45 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә Чишмә урамындагы бер йорттан бензин пычкысы урлаган өчен...
-
Урманасты Үтәмештә яшәүче баланың бернинди документы юк
21 гасырда бернинди документсыз яшәүче бала бар дисәләр, моңа ышанмаслар да. Ә менә Урманасты Үтәмештә бер баланың шәхесен раслаучы документы юк. Әти-әнисенең моңа эче дә пошмый, берсеннән-берсе кечкенә (5 һәм 7 яшьлек, 2 айлык) балалары уйларына да керми, кәеф-сафа корып көн үткәрәләр. Әти кеше үзе дә инде ничә ел пропискасыз...
-
Белем армиядә дә кирәк
Урманасты Үтәмеш авылыннан Радик Галиуллин 2006нчы елда армиягә алынып, Ингушетиядә хезмәт иткән. Тиешле срогы тәмамлангач, якташыбыз контракт буенча да хезмәткә калган. Югары белемле, хезмәт һәм информатика укытучысы туган ягына кайткач үз һөнәре буенча күңеленә ятышлы эш таба алмаган. Шунлыктан, 28 яшен тутырган Радик быел тагын өч елга контракт килешүе төзегән....
-
Өйдәшенә – пычак белән
Белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салып, шуның белән аның гомерен куркыныч астына куйган өчен район суды Урманасты Үтәмештә яшәүче Резеда Латыйпованы шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хәл агымдагы елның июнендә була. Кырык дүрт яшьлек Резеда, бергә яшәүче ир-ат белән чираттагы гауга вакытында, тегенең тәненә берничә тапкыр...