Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә “әбиемнең сандыгы”н барлаганнар

Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, Әмир авылы мәдәният йортында "Әбиемнең сандыгы" дип аталган тамаша булган. Авыл үзешчәннәре бизәлгән сәхнәдә аулак өй күренешен күрсәткәннәр. Милли киемнәрдә чыгыш ясаган Саҗәрә Мөхәммәтшина, Мәдинә Талипова, Нәфисә Харисова, Фәнзилә Садриева, Энҗе Яруллина, Гөлшат Әгъләмова, Әкъдәс Гыйниятуллин, Нәсим Тимерҗанов, Фәрһадт Нуретдиновлар сәхнә уртасында урын алган...

Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, Әмир авылы мәдәният йортында "Әбиемнең сандыгы" дип аталган тамаша булган.


Авыл үзешчәннәре бизәлгән сәхнәдә аулак өй күренешен күрсәткәннәр.

Милли киемнәрдә чыгыш ясаган Саҗәрә Мөхәммәтшина, Мәдинә Талипова, Нәфисә Харисова, Фәнзилә Садриева, Энҗе Яруллина, Гөлшат Әгъләмова, Әкъдәс Гыйниятуллин, Нәсим Тимерҗанов, Фәрһадт Нуретдиновлар сәхнә уртасында урын алган сандык эченнән чигүле сөлгеләр, алъяпкычлар, тастымаллар алып, алар һәм халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары турында кызыклы итеп сөйләгәннәр, җыр-биюләр башкарганнар, элеккеге уеннарны да искә төшергәннәр.

Авыл артистларының чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килгән.

Архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әмирдә әбиемнең сандыгы барлаганнар