Әмирдә тег белән яңалыклар
-
Әмирдә “әбиемнең сандыгы”н барлаганнар
Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, Әмир авылы мәдәният йортында "Әбиемнең сандыгы" дип аталган тамаша булган. Авыл үзешчәннәре бизәлгән сәхнәдә аулак өй күренешен күрсәткәннәр. Милли киемнәрдә чыгыш ясаган Саҗәрә Мөхәммәтшина, Мәдинә Талипова, Нәфисә Харисова, Фәнзилә Садриева, Энҗе Яруллина, Гөлшат Әгъләмова, Әкъдәс Гыйниятуллин, Нәсим Тимерҗанов, Фәрһадт Нуретдиновлар сәхнә уртасында урын алган...
-
Лашманда һәм Әмирдә юллар ялт итеп тора
Лашман һәм Әмир урамнары юллары ялт итеп тора, соңгы вакытта шактый яуган карны бик тиз якка эттеләр. - Бу эш өчен җаваплы ветеран Шакир абый Салиховка рәхмәт, 13 урамны да вакытында чисталарга өлгерә, көн дә дими, төн дә дими, кирәк чакта тракторын кабыза, - ди Лашман җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов....
-
Әмирдә сабантуй урынында агачлар үсәчәк
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы Әмирдәге элеккеге гараж, ә хәзер Авыл көне - Сабан туе үтүче урын тирәсендә агач үсентеләре үсәчәк. Нарат һәм тупыл үсентеләрен, өч рәт ясап, урманчылар утырткан. Бу эшнең чыгымнарын эшкуар якташлар - Әгъләмовлар күтәрә.
-
Әмирдә мәктәпне сүттеләр
Бурадан күтәрелгән иске мәктәп бинасы халыкка 1969 елдан хезмәт иткән. Хәзер бу авылда бик матур, заманча мәктәп бинасы бар. Ә иске белем йорты территориясен спорт мәйданчыгы урнаштырырга шәп урын, дип кызыгалар авыл яшьләре. Безнең сайтта укыгыз: Чирмешән районында 605 мең сум бурычны өч көндә түләткәннәр http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17445