Әмирдә “әбиемнең сандыгы”н барлаганнар
Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, Әмир авылы мәдәният йортында "Әбиемнең сандыгы" дип аталган тамаша булган.
Авыл үзешчәннәре бизәлгән сәхнәдә аулак өй күренешен күрсәткәннәр.
Милли киемнәрдә чыгыш ясаган Саҗәрә Мөхәммәтшина, Мәдинә Талипова, Нәфисә Харисова, Фәнзилә Садриева, Энҗе Яруллина, Гөлшат Әгъләмова, Әкъдәс Гыйниятуллин, Нәсим Тимерҗанов, Фәрһадт Нуретдиновлар сәхнә уртасында урын алган...