Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир зиратында өмә булган

Узган атнада Әмир зиратында оештырылган өмәдә дистәләгән кеше катнашкан. Күмәк көч белән бу юлы өрәңге агачлары басып киткән почмакны тәртипкә китергәннәр, агачларны төптән кискәннәр. Киләчәктә аларның төпләрен - тамырларын казып алмакчылар. Чирмешәннең мөселман зираты Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан уздырган өмәдән соң нык чистарып калган. Билгеләнгән көнне бирегә үзләренең якыннары җирләнгән...

Узган атнада Әмир зиратында оештырылган өмәдә дистәләгән кеше катнашкан.


Күмәк көч белән бу юлы өрәңге агачлары басып киткән почмакны тәртипкә китергәннәр, агачларны төптән кискәннәр. Киләчәктә аларның төпләрен - тамырларын казып алмакчылар.

Чирмешәннең мөселман зираты Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан уздырган өмәдән соң нык чистарып калган. Билгеләнгән көнне бирегә үзләренең якыннары җирләнгән күпчелек чирмешәнле килеп кабер өсләрен кышкы чүп-чардан арындырган. Ә моңа кадәр Чирмешән мәчете мәхәлләсе картлары зират эчен һәм тышкы ягын тырмалап чистарткан булганнар.

Кабер өсләренең кайберләренә кул тимәгән әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined