Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кусалар да, китмәскә...

Кәримә һәм Әсхәт Закировлар 1956нчы елны кавышканнар. Декабрьдә аларның бергә гомер итүләренә 56 ел булды. - Куып та карады инде, китмәдем, ябышып яшәдем,- дип елмая Кәримә апа. Узган гомере турында ул бүген көлеп, шаяртып сөйли. Тормышларында авырлык булмаган да кебек. Әсхәт абый да хатынының күзенә генә карап, көлемсерәп тора. Югары...

Кәримә һәм Әсхәт Закировлар 1956нчы елны кавышканнар. Декабрьдә аларның бергә гомер итүләренә 56 ел булды.


- Куып та карады инде, китмәдем, ябышып яшәдем,- дип елмая Кәримә апа.

Узган гомере турында ул бүген көлеп, шаяртып сөйли. Тормышларында авырлык булмаган да кебек. Әсхәт абый да хатынының күзенә генә карап, көлемсерәп тора.

Югары Кәминкә егете Әсхәт Түбән Кәминкә кызы Кәримә белән Лениногорск шәһәрендә танышалар. Гаилә корып, бергә яши башлыйлар.

- Авылда әни үлгәч, әти, кайсыбыз авылга кайтырга дип, абый белән миңа шобага сала. Миңа кайтырга булган,- ди Әсхәт абый.

Закировлар авылга күчеп кайталар. Әсхәт абый колхозда механизатор булып эшли. Төрле тракторларны 40 ел йөртә. Таң атканчы эшкә китә, караңгы төшкәч кенә өйгә кайта. Алты баланың үсеп, егет-кыз булганнары сизелми дә кала (бүген алар читтә яши).

- 42 яшемдә төпчекләремне, игезәкләрне - Сания белән Асияне алып кайттым, - ди Кәримә апа. - Берсе елый башласа, икенчесе кушыла, өченчесенә үзем бар. Бер бишеккә икесен дә салып тирбәтә идем. Әле бит балала-рың күп дип, чөгендерне дә күп бирәләр.

"Әсхәт абый, Кәримә апа нинди хатын булды?" - дип сорауга: "Отличный, артык мактарга гына ярамый", - дип җавап бирде.

- Хәзерге яшьләр гаиләнең кадерен белми. Бераз тавыш чыкса, тизрәк аерылышу ягын карыйлар,- ди хуҗабикә. - Сабырлыклары юк. Киләчәкне дә уйламыйлар. Менә бүген картым авырый, аңа тәрбия кирәк. Ә мин аның янәшәмдә булуына сөенеп кенә торам. Исән генә булсын, ул миңа яхшы иптәш, зур йортта мин ялгыз түгел.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бергә гомер итүләренә 56 ел булды