Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадига тау шуарга килегез

Иске Кади балаларын зәмһәрия суыклар да куркытмый. Камаловлар йорты янындагы 3 метр биеклектәге, 18 метр озынлыктагы таудан балалар көн саен шау-гөр килеп шуалар. Авылның шәхси эшмәкәре Ильмир Камалов авыл балаларына шундый бүләк ясады. Янәшәдә үк зур чыршы бастырып бизәгәннәр һәм кар сыннары ясап куйганнар. -Элегрәк әти дә чыршы бастырып бизи...

Иске Кади балаларын зәмһәрия суыклар да куркытмый. Камаловлар йорты янындагы 3 метр биеклектәге, 18 метр озынлыктагы таудан балалар көн саен шау-гөр килеп шуалар.

Авылның шәхси эшмәкәре Ильмир Камалов авыл балаларына шундый бүләк ясады. Янәшәдә үк зур чыршы бастырып бизәгәннәр һәм кар сыннары ясап куйганнар.
-Элегрәк әти дә чыршы бастырып бизи иде. Соңгы елларда бу гадәт онытылп торды. Быел бу эшкә үзем алындым, - ди Ильмир Салават улы. - Әлеге таудан шуарга күрше авыллар балаларын да чакырабыз.
Камаловлар иске Яңа елда чыршы тирәсендә зур бәйрәм оештырырга планлап торалар. Бу көнне биредә уеннар, конкурслар да оештырылачак. Шунда ук самовардан чәй эчеп, коймак белән сыйланырга да мөмкинлек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кади авылында шугалак Камалов Р.