Утыз Имәни мәчете өстендә - “изге нур”
Мәгълүм булганча, ноябрь аенда Чаллыда мәгърифәтче галим һәм дин әһеле, якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге мәчет ачылды.
Шул бәйрәм вакытында бер танышым төшергән фотоларны Интернетта (www.cһelnу-izvest.ru) күргәч, исем-акылым китте. Ышанасызмы, Ходайның рәхмәте белән, мәчет өстенә Салават күпередәй "Изге Нур" төшкән. Тәкъбир әйткән вакытта алгы рәттә булганлыктан, бу искиткеч манзараны күрмичә...